Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта бодайга өстенлек бирәләр

Хәзер игенчелектә эш эшкә ялланган көннәр. Көзге чәчүнең дә иң оптималь вакыты җитте. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте бер мең гектарда чәчү үткәрергә дә өлгерде инде. Аның күп өлеше - көзге бодай. Рәүф Хәмидуллинның чәчү комплексы Шәдче белән Тәкәрлек авыллары арасындагы 800 гектарлы басуда эшли. Алдан участокны Виктор Изергин компактор культиваторы...

Хәзер игенчелектә эш эшкә ялланган көннәр. Көзге чәчүнең дә иң оптималь вакыты җитте. "АПК "Азык-төлек программасы" җәмгыяте бер мең гектарда чәчү үткәрергә дә өлгерде инде. Аның күп өлеше - көзге бодай.

Рәүф Хәмидуллинның чәчү комплексы Шәдче белән Тәкәрлек авыллары арасындагы 800 гектарлы басуда эшли. Алдан участокны Виктор Изергин компактор культиваторы белән яхшылап эшкәрткән. Аннан - туфрак өслеге тигезләнсен, орлыклар бер үк тирәнлектә ятсын өчен, Леонид Сергеев катоклап бара. Шуннан соң гына чәчү үткәрәләр. Авыруларга каршы химик препаратлар белән эшкәрткән орлыкларны басуга "КамАЗ" машинасы белән Степан Спиридонов, минераль ашламаларны Рамил Әхмәтшин алып чыга. Аларның икесенең дә машиналарының арткы бортларына "шнек"лар көйләнгән. Орлыклар да, ашлама да чәчкечкә шулар ярдәмендә тутырыла. Бу эшләрнең механикалаштырылуы чәчү темпын тизләтергә ярдәм итә. Хуҗалыкта быел көзге чәчүне сигез мең гектарга якын мәйданда үткәрергә җыеналар.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев