Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Билингваль мәгариф концепциясе“ темасына семинар узды

Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының татар теленә өйрәтү буенча һәм өлкән тәрбиячеләре, барлыгы 65 кеше, безнең "Бәләкәч" балалар бакчасына "Билингваль мәгариф концепциясе" семинарына, алдынгы тәҗрибә өйрәнергә килде. Бу коллективтан үрнәк алырлык әйберләр чыннан да шактый. Президент программасы буенча төзелеп, 2011нче елның ноябрь аенда сафка баскан "Бәләкәч" бакчасы кыска гына...

Казанның Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының татар теленә өйрәтү буенча һәм өлкән тәрбиячеләре, барлыгы 65 кеше, безнең "Бәләкәч" балалар бакчасына "Билингваль мәгариф концепциясе" семинарына, алдынгы тәҗрибә өйрәнергә килде. Бу коллективтан үрнәк алырлык әйберләр чыннан да шактый. Президент программасы буенча төзелеп, 2011нче елның ноябрь аенда сафка баскан "Бәләкәч" бакчасы кыска гына вакыт эчендә зур уңышларга ирешергә өлгерде. Узган ел да республика рейтингы нәтиҗәләре буенча "Балалар бакчасында белем бирү процессын иң яхшы оештыручы" дип табылып, дипломга һәм 500 мең сум күләмендәге грантка лаек булдылар.
Балалар бакчалары хезмәткәрләренең үз эшләренә чын күңелдән бирелгәнлекләренә, аны фидакарьләрчә башкаруларына, иҗат утларында януларына, замана белән бер аяктан атлап баруларына, һәрвакыт җиңүгә омтылуларына, үсеп килүче яшь буынны да шуңа өйрәтүләренә, мәңгелек балачак илендә яшәүләренә сокланып карыйбыз. "Бәләкәч"леләр икеләтә гаҗәпләндерә.
"Бәләкәч" быел тагын бер "бәхетле билет" эләктергән - "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика конкурсында җиңү яулаган. Кунакларны төркемнәрнең һәммәсендә балалар гына түгел, хәтта рус телле педагоглар да бик ягымлы итеп татарча сәламләп, каршы алдылар. Бакчаның визит карточкасы булган территориясендә матур шартлар гына түгел, ике телдә сөйләшергә мөмкинлекләр тудырылган: "Авыл почмагы"нда хезмәткә өйрәнергә, хайваннар белән танышырга була. "Ял почмагы"нда чәчәкләрне, буадагы балыкларны күзәтергә яраталар, монысы ата-ана һәм балаларның бергәләп ял итә торган урыны да икән. "Сәламәтлек сукмагы" яссытабанлылыктан коткара, иммунитетны яхшырта, "Сөйләм аланы" кызыклы. Акбай белән Мияу костюмнарына киенгән тәрбиячеләр сабыйларны әкият дөньясына алып керә, "Тылсымлы сандык"лары белән җәлеп итеп, төрлечә сөйләштерә. Барысында да сүзлек запасы тулылана, хәтерләренә ныклап сеңдерелә.
Семинарның методик өлешендә чыгыш ясаган бакча мөдире Резеда Закирова искәртүенчә, Президент программасы бакчаның матди-техник базасын яхшыртырга мөмкинлек тудырган: интерактив-проекцион техника, игътибарны, хәтерне, уйлау сәләтен үстерә торган уеннар белән комплектланган балалар планшетлары, "Лего" уенчыклары, вак моториканы үстерүче тактиль панельләр, таучык комплексы, өстәл-мозаика, анимацион ком өстәлләре, фибердуш алганнар.
Быелгы укытучылар конференциясенә педагогларның үз куллары белән әзерләгән, беренче урынга лаек булган мәһабәт "Бәхет кошы" - бакчаның символына әверелгән. Һәр төркемдә мини-музейлар бар. Ячейкалары үзгә стильдә ясалган. Стандарт булмаган мәгълүмат стендлары, күчермәле папкалар, зәвыклы почмаклар - барысы да ата-аналарның да игътибарын җәлеп итә, диләр. Татар телен өйрәнү өчен махсус блок бүленгән. Дидактик уеннар бик күп. "Ярминкә", "Тылсымлы күбәләк" дип исемләнгән балалар чыгышлары, чыннан да, сәнгать югарылыгында иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев