Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Без дуслыкны сайлыйбыз“ дип исемләнгән фестиваль узды

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көнен Мамадышта быел да зурлап билгеләп үтәләр. Шул уңайдан, шәһәрнең төрле почмагында көн дәвамында бәйрәм чаралары уза. Фестивальләр, асфальтка рәсем ясау конкурсы, төрле уеннар, ярышлар яшь буынны битараф калдырмый. Мамадышта бәйрәм көне иртәнге 10:00 сәгатьтә "Без дуслыкны сайлыйбыз" дип исемләнгән II район фестивале белән башланып...

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көнен Мамадышта быел да зурлап билгеләп үтәләр. Шул уңайдан, шәһәрнең төрле почмагында көн дәвамында бәйрәм чаралары уза. Фестивальләр, асфальтка рәсем ясау конкурсы, төрле уеннар, ярышлар яшь буынны битараф калдырмый.
Мамадышта бәйрәм көне иртәнге 10:00 сәгатьтә "Без дуслыкны сайлыйбыз" дип исемләнгән II район фестивале белән башланып китте. Әлеге чара берьюлы шәһәрнең өч ноктасында уза: "Җиңү" паркы, "Яшьлек" скверы һәм Нократ яр буе мәйданы. Фестиваль оештырылышына мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният бүлекләре җаваплы. "Без дуслыкны сайлыйбыз" чарасы балалар иҗтимагый оешмалары, берләшмәләре, укучыларның үзидарә органнарының пионериянең 95 еллыгына багышлап үткәрелә.
Нократ яр буе сәхнәсендә район мәдәният йорты, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре, 2нче санлы лицей, "Кояшкай", "Ләйсән", "Бәләкәч" балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Тамашачылар өчен җыр-биюләр башкардылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләнелде.
Шушында ук асфальтка төсле акбурлар белән "Бергә күңелле һәм рәхәт" дигән темага рәсем ясау конкурсы да узды. Бәйрәм уңаеннан оештырылган чараларда катнашучыларның һәркайсына да татлы бүләкләр өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев