Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта “Бердәм экология дәресе“ узды

Районыбыз мәктәпләрендә "Бердәм экология дәресе" акциясе уздырылды. Ул Россиядә игълан ителгән Экология елына багышлап үткәрелә. Чараның төп бурычлары - үсеп килүче яшь буынның экологик белемнәрен арттыру, укучыларда Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү һәм дөньяны экологик күзаллауны формалаштыру. Дөнья киләсе 5-10 елда бик нык үзгәреп, экология мәсьәләсе беренче урынга чыгачак....

Районыбыз мәктәпләрендә "Бердәм экология дәресе" акциясе уздырылды. Ул Россиядә игълан ителгән Экология елына багышлап үткәрелә. Чараның төп бурычлары - үсеп килүче яшь буынның экологик белемнәрен арттыру, укучыларда Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү һәм дөньяны экологик күзаллауны формалаштыру.
Дөнья киләсе 5-10 елда бик нык үзгәреп, экология мәсьәләсе беренче урынга чыгачак. экология дәресендә тәкъдим ителгән фильмнарда әнә шулай дип сөйләделәр. Шәһәребезнең 2нче санлы лицеенда узган чарада район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Аның белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов һәм Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль бүлеге белгече Рафил Шәрәфиев килгән иде.
Дәрес Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлап оештырылды. Аны лицей директоры урынбасары Елена Шигаева алып барды.
Укучыларга мөрәҗәгать итеп, Анатолий Иванов: "Бүген биредә яңгыраткан мәсьәләләр бик мөһим ", - дип искәртте.
Дәресне дәвам итеп, урманнар, сулыклардан дөрес файдаланырга кирәклеген искәрттеләр. "Без кайчак булганны үзебез үк бетерәбез, булган хәзинәбезнең кадерен белмибез",- дип тә өстәделәр.
Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге делегация бу көнне шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп базасында үткәрелгән экология дәресендә дә катнашты. Мондагы чараны Омар урта мәктәбе биологы Андрей Филиппов алып бара. Ул бүлмәдәгеләрне 3 төркемгә бүлеп утыртып, дәресне уен-ярыш рәвешендә үткәрде.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль бүлеге белгече Рафил Шәрәфиев: "Бу дәресләрне, яшь буынны киләчәккә әзерләү максатында, экология проблемаларын күрергә өндәп уздырабыз", - дип билгеләп үтте .
Экология дәресе дәвамында укучылар глобаль экологик проблемаларны күзалладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев