Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта балыкчылар ярышы узды

Нократ елгасы буенда кышкы балыкчылар ярышы узды. Бәйгене коррекцияләү торак-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен үткәрделәр. Чара утызлап үсмерне берләштерә. Коррекцияләү торак-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шимбә иртәсен бик күңелле үткәрде. Аларны бер урынга балык тоту ярышы җыя. Нократ яр буенда оештырылган конкурсның төп инициаторы- районның Әтиләр клубы вәкилләре. Мондый чараларны алар даими рәвештә уздыралар. Бәйгедә...

Нократ елгасы буенда кышкы балыкчылар ярышы узды. Бәйгене коррекцияләү торак-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен үткәрделәр. Чара утызлап үсмерне берләштерә.
Коррекцияләү торак-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шимбә иртәсен бик күңелле үткәрде. Аларны бер урынга балык тоту ярышы җыя. Нократ яр буенда оештырылган конкурсның төп инициаторы- районның Әтиләр клубы вәкилләре. Мондый чараларны алар даими рәвештә уздыралар. Бәйгедә катнашучылар арасында кышкы балыкка тәүге мәртәбә генә килүчеләр дә бар иде. Боз өстендә барлыгы 30лап үсмер җыелды.
-Без бүгенге көнне балык тоту ярышы белән генә бәйләп калмыйбыз, ә берәр сәгатьтән башка төр чаралар да оештырылачак. Уеннар, кызыклы бәйгеләр. Безнең гаиләгә үсмерләр бик теләп кушыла, андыйларның саны арта бара,- ди райондагы Әтиләр клубы рәисе Айрат Шакиров.
Ярышларны ачып, аның узу тәртибе белән таныштырганнан соң, барлык hәвәскәр балыкчылар бозга ашыкты. Алар сәгать дәвамында хөкемдарлар күзәтүе астында балык тоттылар. Жюри hәрбер балыкчының "табыш"ына бәя биреп барды.
-Балык тотарга бик яратам мин. Аеруча кыш айларында. Мөмкинлек булганда, еш йөрим. Саный китсәм, әллә ничә төрле балык тотканым бар инде,- ди бәйгедә катнашучы Азамат Шакиров.
Ярыш белән беррәттән, үсмерләргә кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре хакында да сөйлиләр. Язга аяк басканда, бу тема аеруча актуаль.
-Әтиләр клубы вәкилләре белән балалар өчен куркынычсызлык темасына да төрле дәресләр уздырабыз. Алар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш болар хакында. Киңәшләр дә бирәбез. Кызыксынып тыңлыйлар,- ди ГИМС хезмәткәре Сергей Федоров.
Бәйге тәмамлануга, анда катнашучылар барысы да учакта пешкән тәмле уха һәм кайнар чәйдән авыз итте. 3 номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр: иң зур һәм иң кечкенә, шулай ук иң күп күләмдә балык тотучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев