Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк. Авыл хуҗалыгы исәбен алуның төп максаты - авылдагы демографик хәл, халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт, машина һәм техник җиһазлар...

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәреләчәк.

Авыл хуҗалыгы исәбен алуның төп максаты - авылдагы демографик хәл, халыкның мәшгульлеге, гомуми җир мәйданының үлчәмнәре, җирләрнең структурасы һәм алардан, шул исәптән сугарулы җирләрдән файдалану, игелә торган культуралар, җиләк-җимеш үсемлекләре, терлек һәм кош-корт, машина һәм техник җиһазлар һәм башкалар турында мәгълүмат туплау. Исәп алу барышындагы мәгълүматлар конфиденциаль, ягъни сер итеп сакланачак. Исәп нәтиҗәләренең исә авыл җирендә социаль сәясәтне формалаштыру, авыл хуҗалыгын үстерү мөмкинлекләрен һәм потенциалын, дәүләт ярдәме күләмнәрен дөрес билгеләү өчен әһәмияте зур булачак.

8 категория объектның исәбе алыначак:

- авыл хуҗалыгы оешмалары (эре, урта, кече);

-микропредприятиеләр;

-крестьян(фермер) хуҗалыклары (юридик затлар);

-эшчәнлекләре авыл хуҗалыгы белән бәйле булган шәхси эшмәкәрләр;

- авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган предприятиеләрнең ярдәмчел авыл хуҗалыгы предприятиеләре, куллану кооперативларын да кертеп;

-гражданнарның коммерцияле булмаган бакча берләшмәләре;

-шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, торак төзү өчен җир участоклары булган, яки авыл җирендә терлек асраучы гражданнар. Исемлеккә торак төзү өчен 4 һәм аннан күбрәк сутый участогы булган һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шөгыльләнүче гражданнар керә;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев