Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта Бөек Ватан сугышы ветеранын хөрмәтләделәр

Мул һәм матур табыннар артына Фәйзелхак абый Мәүлинның тормыш иптәше, балалары, оныклары җыелган иде. Бөек Ватан сугышы ветераны якыннары янәшәсендә зур юбилеен бәйрәм итә. 28нче октябрь көнне аңа 90 яшь тулды. Героебызны бәйрәме белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, социаль яклау бүлеге башлыгы Миннегөл Муллахмәтова, ветераннар советы...

Мул һәм матур табыннар артына Фәйзелхак абый Мәүлинның тормыш иптәше, балалары, оныклары җыелган иде. Бөек Ватан сугышы ветераны якыннары янәшәсендә зур юбилеен бәйрәм итә. 28нче октябрь көнне аңа 90 яшь тулды.
Героебызны бәйрәме белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, социаль яклау бүлеге башлыгы Миннегөл Муллахмәтова, ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова килгәннәр иде. Алар Фәйзелхак абыйга котлау хатлары, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышы ветераны бүгенге көндә тормыш иптәше Миннегөл апа белән шәһәр үзәгендә гомер кичерәләр. Героебыз Ишки авылында, Имамгасыйм абый һәм Бибигайшә апа гаиләсендә дөньяга килгән. Алар 5 бала үсәләр. Фәйзелхак абыйны фронтка 1943нче елның ноябрь аенда алалар. Ул 579нчы батальон составында илебезнең көнчыгыш өлешен саклауда катнашкан.
Фәйзелхак абый хезмәт юлын Келәүш әртилендә, рәис урынбасары вазыйфасында башлап җибәрә. Шушында үзенең насыйп ярын, Миннегөл апаны очрата ул. Тормыш иптәше чыгышы белән Кукмара районыннан. 1951нче елны гаилә коралар. Мәүлиннәр 4 бала тәрбияләп үстерә. Бүген аларның дистәдән артык онык һәм оныкчыклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев