Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта авыру маллар арткан

Ветеринария станциясе хезмәткәрләре узган ел шәхси хуҗалыклардагы 3565 баш мөгезле эре терлекне лейкозга тикшергәннәр һәм шуларның 74ендә авыру расланган. Андый маллар Катмыш, Кече Кирмән, Көмешкүл, Тәкәнеш, Сон, Олыяз, Түбән Яке, Шәмәк, Югары Сон, Дүсмәт, Көек Ерыкса, Кызыл Тау җирлекләренә караган шәхси хуҗалыкларда булган. Ветеринарларның соңгы биш елдагы тикшерү нәтиҗәләре мөгезле...

Ветеринария станциясе хезмәткәрләре узган ел шәхси хуҗалыклардагы 3565 баш мөгезле эре терлекне лейкозга тикшергәннәр һәм шуларның 74ендә авыру расланган.

Андый маллар Катмыш, Кече Кирмән, Көмешкүл, Тәкәнеш, Сон, Олыяз, Түбән Яке, Шәмәк, Югары Сон, Дүсмәт, Көек Ерыкса, Кызыл Тау җирлекләренә караган шәхси хуҗалыкларда булган. Ветеринарларның соңгы биш елдагы тикшерү нәтиҗәләре мөгезле эре терлекләрдә, аерым алганда, сыерларда лейкоз авыруы ачыклану проценты артуын күрсәтә. Мамадыш лейкоз буенча имин булмаган районнардан санала башлаган. Район ветекринария берләшмәсе тарафыннан мөгезле эре терлек лейкозын кисәтү һәм аның белән көрәш буенча кагыйдәләр расланып, гамәлгә кертелгән.

"Әлеге кагыйдәләр нигезендә, лейкозны кисәтү өчен, түбәндәгеләрне үтәргә кирәк: нәсел һәм сөт җитештерү өчен терлекне лейкоз буенча имин булган хуҗалыклардан алу сорала. Ягъни сыерны сатып алыр алдыннан ветеринария оешмалары белән киңәшергә, терлекнең канын анализга алырга кирәк. Инфекцияле малларны сәламәт терлек белән бер абзарда тотарга һәм бергә көтәргә ярамый. Авыруы ачыкланган сыерларны көтүдән чыгарырга, ягъни суеп, сәламәт мал сатып алырга кирәк. Инфекцияле сыер сөтен ирекле сатуга чыгару тыела. Аны сөт эшкәртү предприятияләренә тапшыру яхшырак. Үзең кулланганда, кайнатып эчәргә кирәк. Авыру кан, сөт, селәгәй, биологик калдыклар аша күчә. Аның таралуына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вируслы үгезләр дә сәбәпче булалар. Кешеләрнең мөгезле эре терлек лейкозы вирусын йоктыруының турыдан-туры дәлиле юк. Әмма вирус, мутантлашып, кеше өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлеге булганнар, аннан анализга кан алуны даими тәэмин итәргә тиеш",-район ветеринария беләшмәсе начьнигы урынбасары Наил Шәрифуллин.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев