Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта авыл хуҗалыгы темасына багышланган семинар-киңәшмә узды

Урып-җыю эшләренә йомгак, терлекчелек тармагындагы төп күрсәткечләр һәм авыл җирлекләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр. Район башлыгы Анатолий Иванов бу һәм башка темаларны колачлаган зур семинар-киңәшмә уздырды. Урта Кирмән авылы мәдәният йортында башланган чара "Старый мельник" җәмгыяте басуларында төгәлләнә. Зур семинар-киңәшмә дип әйтү юкка гына түгел. Әлеге чара бер үк вакытта төбәгебезнең...

Урып-җыю эшләренә йомгак, терлекчелек тармагындагы төп күрсәткечләр һәм авыл җирлекләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр. Район башлыгы Анатолий Иванов бу һәм башка темаларны колачлаган зур семинар-киңәшмә уздырды. Урта Кирмән авылы мәдәният йортында башланган чара "Старый мельник" җәмгыяте басуларында төгәлләнә.
Зур семинар-киңәшмә дип әйтү юкка гына түгел. Әлеге чара бер үк вакытта төбәгебезнең авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм баш белгечләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары өчен оештырылган иде. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислек иткән семинарның темасы гаять киң колачлы булып, биредә 2016нчы елгы урып-җыю эшләренә дә йомгак ясадылар, терлекчелек өлкәсендәге 8 айлык күрсәткечләр дә анализланды, көзге кыр эшләре, җирләрне рәсмиләштерү, шәхси сектордагы мал саны, җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге хакында да сөйләштеләр.
-Һәр ай саен бер тапкыр шушы рәвешле җыелып, төп мәсьәләләр буенча сөйләшеп алырга кирәк. Мондый очрашулар бик файдалы булыр, дип ышанам. Авыл хуҗалыгында да, җирлекләрдә дә проблемалар шактый әле. Бигрәк тә җир участокларын рәсмиләштерү буенча. Бар өлкәдә дә тәртип кирәк. Сорауларны уртага салып сөйләшик,- диде Анатолий Иванов.
Беренче булып чыгыш ясау мөмкинлеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Гаптрахимовка бирелде. Аның әйтүенчә, бу сезонда аграрийларыбыз 100 мең тонна икмәк җыеп алган. Иң яхшы күрсәткечләр АПК "Азык-төлек программасы", "Старый мельник" җәмгыяте һәм "Усали АХС" коллективларында. Бүгенге көндә орлыкка кукуруз һәм көнбагыш суктыру эшләре калып бара.
"Параллель рәвештә көзге чәчү, җир эшкәртү кебек эшләр дә график буенча алып барыла",- диде Ильяс Гаптрахимов. Алга таба терлекчелек тармагына күчте ул.
-Ел башыннан 34224 тонна сөт җитештерелде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 95%. Бер сыердан уртача 4199 килограмм сөт савып алынган. Алдагы чор белән чагыштырганда шулай ук 95%. Сөт күләме кимү "Просто молоко" җәмгыятендәге үзгәрешләр белән аңлатыла,- диде районның баш аграрие.
Ә менә ит җитештерү күрсәткече арткан. Ул 107% үсеш бирә. Ел башыннан 1919 килограмм продукция әзерләнгән. Бүгенге көндә төбәгебездәге агросәнәгать оешмаларында 21326 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 8348 савым сыерлары. Малларның уртача тәүлеклек артымы 635 граммга тигез. Кышлату чоры өчен бер шартлы баш терлеккә 29,3 центнер азык әзерләнгән.
Семинарны район прокуроры ярдәмчесе Валентин Крайнов чыгышы дәвам итте. Ул гидротехник корылмаларның, буаларның җир участокларын рәсмиләштерү хакында сөйләде, җирлек башлыкларын бу юнәлештә активлашырга чакырды.
Район башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин үзара салым программасы, шәхси сектордагы терлекләр саны динамикасы турында чыгыш ясады.
Киңәшмәнең пленар өлешендә күтәрелгән соңгы мәсьәлә җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге буенча иде.
Чараның практик өлеше "Старый мельник" җәмгыяте басуларында үтте. Семинарда катнашучыларга яңа төр тагылма агрегатлар күргәзмәсе, бу техникаларның өстенлекле яклары турында бәян иттеләр.
-Моңа кадәр хуҗалыклар җир эшкәрткәндә күбесенчә БДМ тибындагы агрегатлар куллана иде. Ә алар, билгеле булганча, җирне тирән итеп эшкәртә алмый. Бу уңыш алганда да сизелә. Күренекле инвестор Рифат Мотыйгуллин хуҗалыгында җирне тирән итеп эшкәртәләр һәм аларда уңыш та бермә-бер мул чыга. Монда күрсәтелгән яңа агрегатларга өстенлек бирергә кирәк,- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәгыйм Нәкыйпов.
Яңа төр агрегатларны шушы басуда сынап та карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев