Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта авыл хуҗалыгы киңәшмәсе узды

Авыл хуҗалыгы белгечләре Мамадыш тәҗрибәсен өйрәнә. Бүген "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте базасында республика зона семинар-киңәшмәсе үтте. Эшлекле чарада быелның 9 аенда терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләр анализлана, кышлату чорына бурычлар билгеләнә. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов катнашты. Эшлекле чараның беренче...

Авыл хуҗалыгы белгечләре Мамадыш тәҗрибәсен өйрәнә. Бүген "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте базасында республика зона семинар-киңәшмәсе үтте. Эшлекле чарада быелның 9 аенда терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләр анализлана, кышлату чорына бурычлар билгеләнә.

Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Салават Гыймранов катнашты.

Эшлекле чараның беренче өлеше Кече Сон мәдәният йортында уза. Биредә республикада терлекчелек буенча 9 айлык эшчәнлеккә йомгак ясалды, кышлату чорына әзерлек хакында сөйләштеләр. Алга таба семинарда катнашучылар Кече Сон терлекчелек фермасына юл алды. Алар сөтчелек-товарлыклы фермада эшнең оештырылуы белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Семинар-киңәшмә эшендә Әгерҗе, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Балык Бистәсе, Теләче районнарының агрофирмалар, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ветеринария табиблары катнаша. Әлеге тармак белгечләре алдына продукция җитештерү күләмен арттыру бурычы куелды.

Киңәшмә барышында малларны кышлату чорында ашату, продукция җитештерүне арттыру, терлекләрнең баш санын саклап калу мәсьәләләре каралды.

-Безне алда җаваплы чор көтә. Кышлатуга без яздан әзерләнәбез. Беренче чиратта терлекләр өчен сыйфатлы азык әзерләнә, биналарны тиешле тәртипләргә китерәбез, ремонтлыйбыз. Безнең "Тәкәнеш" агрофирмасы бүлекчәләрендә бу эшләр тиешенчә оештырылды,- ди "Тәкәнеш" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе зоотехнигы Хәмит Кашапов.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белгечләрдән терлек азыгының кышлату чорына җитәрлек булуы, аның сыйфаты белән кызыксынды. Шулай ук булган азыкны экономияле куллану, рационны баланслау, катнашазык, ферментлардан файдалану буенча киңәшләрен бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев