Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмә үтте

Моннан соң, авыл җирлекләре башлыкларына кварталл саен бирелә торган премияләр эш күрсәткечләреннән чыгып кына түләнәчәк. 4-5 юнәлеш буенча уңай динамика булмаса, акчадан коры каласың дигән сүз. Әгәр дә киресенчә икән, премиянең суммасы икеләтә артырга мөмкин. Бу хакта район җитәкчесе Анатолий Иванов җирлек башлыклары белән үткәрелгән чираттагы семинар- киңәшмәдә искәртте. Һәр...

Моннан соң, авыл җирлекләре башлыкларына кварталл саен бирелә торган премияләр эш күрсәткечләреннән чыгып кына түләнәчәк. 4-5 юнәлеш буенча уңай динамика булмаса, акчадан коры каласың дигән сүз. Әгәр дә киресенчә икән, премиянең суммасы икеләтә артырга мөмкин. Бу хакта район җитәкчесе Анатолий Иванов җирлек башлыклары белән үткәрелгән чираттагы семинар- киңәшмәдә искәртте.
Һәр ай саен төбәгебезнең теге яки бу җирлегендә эшлекле семинар-киңәшмә үткәрү традициягә әверелеп бара дияргә дә мөмкин. Аның чираттагысын пәнҗешәмбе көнне төштән соң Көек-Ерыкса кабул итте. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә узучы чара торак пунктта әле быелның җәендә генә кулланылышка тапшырылган участок ветеринар пункты белән танышудан башланды. Ул шулай ук якын-тирә төбәкләргә дә хезмәт күрсәтә. Мондый объектлар бүгенге көндә Түбән Тәкәнеш һәм Түбән Сон авылларында да эшли.
Озакламый Көек-Ерыкса җирлегендә табиблык амбулаториясе дә кулланылышка тапшырылачак. Бина төзелеше тәмамлану стадиясендә...
Ә менә биредә спорт объекты сафка басып килә. Җирлек башлыгы Фидаил Шәйхетдинов әйтүенчә, монда универсаль мәйданчык булачак. Мини-футбол, волейбол уйнау мөмкинлекләре ачыла. Төзелешне депутатлары Марат Минһаҗев финанслый.
Алга таба үзарасалым программасы буенча салынган юлны карап үттеләр.
-Быел үзара салым программасын юллар төзелеше, күперләр салу кебек эшләргә юнәлдердек. Планлаштырылган эшләр башкарылды. Көек-Ерыксада 300 метр юл эшләдек, Яңа Комазанда 168 метр. Киләсе елга әлеге акчаларны урам яктырткычлары урнаштыруга һәм шулай ук юллар эшенә сарыф итәрбез, дип ниятлим,- диде Фидаил Шәйхетдинов.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Көек-Ерыкса мәдәният йортында дәвам итте. Утырышны ачып, беренче булып чыгыш ясаган район башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин да иң элек үзарасалым программасы хакында сөйләде. Аның әйтүенчә, быел авыллардан барлыгы 3 млн.700 мең сум акча җыелган булган. Хөкүмәт әлеге сумманы субсидияләгәч, ул барлыгы 18 млн. сумны тәшкил иткән. Шәһәрне дә кертсәк, 20 млн.сум дигән сүз.
Бер кешедән иң күп сумманы Усали төбәгендә җыйганнар. Ул биредә 500-әр сумны тәшкил итә. Кеше башына кайткан субсидия дә биредә иң күбе дигән сүз.
Ришат Сәмигуллин башка районнар белән дә чагыштырып карады. Мәсәлән, Кукмара төбәгендә бер кешедән җыелган иң минималь сумма 500 сумны тәшкил итә икән. "Аларда уртача 1 мең сум җыела. Шуңа күрә башкарылган эшләре дә күбрәк",- диде Анатолий Иванов та.
Бездә быел әйткәнебезчә барлыгы 20 млн.сум акча тупланган булса, Мөслимдә әлеге сан 54 млн.сумнан артык икән. Ришат Сәмигуллин искәртүенчә, киләсе елда район үзарасалым программасы буенча 26 млн.сум акча тупларга планлаштыра.
Алга таба шәхси йорт хуҗалыкларында һәм фермерлык берләшмәләрендәге мөгезле эре терлекләрнең баш саннарын анализладылар. Узган елның 1нче октябре белән чагыштырганда, үсеш 378 башны тәшкил итә. Шуның 83 башы савым сыерлары. Әмма терлекләрнең баш саннары кимегән җирлекләр дә бар.
-Моннан соң, җирлек башлыкларына кварталл саен бирелүче премияләрне эш күрсәткечләренә карап кына түләячәкбез. 4-5 юнәлешне төп тармак итеп билгелибез. Әгәр дә динамика уңай икән, акча була, әгәр дә киресенчә булса, премиядән колак кагачаклар. Сарманда күптән шушы ысул кулланыла инде,- дип ассызыклады Анатолий Иванов.
Хуҗалыклардан сөт җыю темасы да күтәрелде. Бүгенге көндә бу эш белән Мамадышта 9 эшмәкәр шөгыльләнә икән. 18нче октябрьгә уртача майлылык дәрәҗәсе 3,87% тәшкил иткән. 1 литр сөт өчен уртача 22 сум 29 тиен акча хисаплаганнар.
Авыл хуҗалыгы программаларында катнашып, терлекчелек биналары төзергә, аларны маллар белән тутырырга дип алынган феремерларны тикшерүләр башланган. Бу эшләр белән Казаннан килгән белгечләр шөгыльләнә. Графиктан артта калучылар да шактый диләр. төзелеш эшләре ноябрь ае азагына, ә биналарны маллар белән тутыру киләсе елның маена тәмамланырга тиеш.
Семинарны дәвам итеп Көек-Ерыкса җирлеге башлыгы Фидаил Шәйхетдинов быел башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Алексей Сергеев салымнар җыю темпын тизләтү хакында сөйләде.
Эшлекле чарага нәтиҗә ясап, район башлыгы авылда калырга теләк белдергән яшьләргә торак программасын камилләштерү зарурлыгы, балалар мәйданчыклары төзү, электр көтүчеләре алу әһәмиятен ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев