Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта аракы сату вакытларын бозучылар бар

-Полиция һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән, кибетләрдә аракы сату вакытларын бозучыларны ачыклау максатыннан да, рейдларны даими үткәреп торбыз. Алкогольле продукция бит иртәнге 10нан кичке 10га кадәр генә сатылырга тиеш. Барыбер ун-унбиш минутка иртәрәк биреп җибәрүче очраклары була әле. Алар буенча беркетмәләр төзелә һәм административ чаралар күрелә,-ди муниципаль район башкарма...

-Полиция һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән, кибетләрдә аракы сату вакытларын бозучыларны ачыклау максатыннан да, рейдларны даими үткәреп торбыз. Алкогольле продукция бит иртәнге 10нан кичке 10га кадәр генә сатылырга тиеш. Барыбер ун-унбиш минутка иртәрәк биреп җибәрүче очраклары була әле. Алар буенча беркетмәләр төзелә һәм административ чаралар күрелә,-ди муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече Алмаз Гарифуллин.


Районда аракы белән агулану очраклары һаман дәвам итә. Узган ел сигез кеше агуланган булган, шуларның берсенең гомере өзелгән. Аның аракы белән агуланып үлүе расланган.
Ялган аракы сату очракларын ачуны активлаштыру максатыннан, Татарстан Хөкүмәте быел "Халык контроле" аша алкогольле продукцияне законсыз реализацияләүчеләр турында хәбәр итүче гражданнарны кызыксындыру өчен, ике миллион сум акча бүлде. Узган елгыдан ике тапкыр зуррак бу. Материал кызыксындыру хәбәрләр расланганнан соң түләнә. 2016нчы елда республика буенча гражданнардан кергән 625 хәбәрнең 33 проценты расланган һәм 303 мең сум акча түләнгән. 2017нче елның ике аенда да 257 хәбәр алынган инде.
-Мәгълүматны җиткерү өчен Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә кирәк. Шуннан соң, "Халык контролене"нең "Незаконное производство и оборот этилового спирта и алкогольной продукции (за исключением продажи)", "Нарушение правил торговли" бүлекләренә фоторәсем белән бергә (бу мәҗбүри) хәбәрне юлларга кирәк,-ди Алмаз Гарифуллин. Расланган мәгълүмат өчен 1000нән 3000 сумга кадәр премия каралган.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X