Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта акча нәрсәгә тотыла

Яңа елдан Мамадышта һәм авылларда үзарасалым акчалары җыела башлады. Шәһәрдә ул акчалар беренче елны яңа мөселман зираты ясауга һәм христиан зиратын киңәйтергә тотылган иде. Былтыргы акчаларга 950 яңа яктырткыч куелды. Быел да акча бу эшне дәвам итәргә, автобус тукталышлары павильоннарын яңартуга, балалар мәйданчыклары ясауга тотылачак. Быел гына безнең биргән 200...

Яңа елдан Мамадышта һәм авылларда үзарасалым акчалары җыела башлады.

Шәһәрдә ул акчалар беренче елны яңа мөселман зираты ясауга һәм христиан зиратын киңәйтергә тотылган иде. Былтыргы акчаларга 950 яңа яктырткыч куелды. Быел да акча бу эшне дәвам итәргә, автобус тукталышлары павильоннарын яңартуга, балалар мәйданчыклары ясауга тотылачак. Быел гына безнең биргән 200 сумга Татарстан хөкүмәте тагын 800 сум өстәячәк. Киләсе елдан ул 400 сумга гына кала. "Бу акчаларны 31нче мартка кадәр җыеп бетерергә кирәк",-ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов. Бу вакыттан соңга калып тапшырган акчаларга өстәмәләр килмәячәк. Үзарасалым акчаларын җыю бердәм исәп-хисап үзәгендә дә, муниципалитет бинасының 101нче кабинетында да оештырылган. ТОСлар җитәкчеләре дә җыя. Былтыр предприятеләр һәм оешмалар бухгалтерияләре дә ярдәм кулы сузганнар иде. Киләчәктә бу программа бетергә дә мөмкин. Шуңа күрә, күбрәк акча җыеп, күбрәк проблемаларны хәл итеп каласы иде.
Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев