Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышта африка чумасына каршы профилактика чаралары үткәрелә

Исегездә булса, республиканың матбугат чаралары Нурлат районының Сосновка авылында бер шәхси эшмәкәр хуҗалыгында дуңгызлар африка чумасы йоктырып үлгән,- дип сөйләгән иде. Белгечләр чир әлеге хайваннарга кабан дуңгызыннан ияргән, диләр. Шунлыктан мал табиблары чаң суга: сакланмасак - чирнең безнең районга да үтеп керүе бар. Африка чумасын профилактикалау максатыннан район ветеринария берләшмәсе...

Исегездә булса, республиканың матбугат чаралары Нурлат районының Сосновка авылында бер шәхси эшмәкәр хуҗалыгында дуңгызлар африка чумасы йоктырып үлгән,- дип сөйләгән иде. Белгечләр чир әлеге хайваннарга кабан дуңгызыннан ияргән, диләр. Шунлыктан мал табиблары чаң суга: сакланмасак - чирнең безнең районга да үтеп керүе бар.
Африка чумасын профилактикалау максатыннан район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрә башлады. Алар беренче чиратта хуҗалыкларында дуңгыз асралучы төбәкләргә баралар. Мамадыш ветеринар берләшмәсе җитәкчесе Ринат Хәсәнов рәислегендәге эш төркеме кичә Отаркада булып кайтты. Мәктәп бинасында авыл халкы белән файдалы һәм әһәмиятле сөйләшү булып узды. Иң элек халыкка шушы темага әзерләнгән фильм тәкъдим иттеләр. Анда түбәндәге мәгълүматлар китерелде: дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы авыру. Әлеге авыру дәвалауга бирешмәве белән куркыныч. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы җәмгыятьләрдә һәм шәхси хужалык ияләренә профилактика чараларын төгәл үтәргә, саграк булырга кирәк. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне җиренә җиткереп башкару сорала: терлекләргә азык биргәндә бик сак булу киңәш ителә: эшкәртергә, яраклысын тикшереп кенә бирергә кирәк. Дуңгызларны хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан читләштерергә кирәк, чөнки ерткыч кошлар, эт, песиләр дә вирус таратучылар булырга мөмкин. Азыкларында талпаннар булмауны ачыклау да зыянга булмас. Шуның өчен дуңгызлар торучы һәм азык запасы сакланучы урыннарга даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция (бөҗәкләргә каршы көрәш) ясау зарур.
Ветеринар берләшмә җитәкчесе Ринат Хәсәнов әйтүенчә, Нурлат районындагы Сосновка авылында 400дән күбрәк дуңгыз үләксәләрен яндырып юк иткәннәр. Хәзер зыян салучы куркыныч африка чумасын ничек тә районга уздырмаска кирәк. Аңа каршы чик кую өчен башкарылырга тиешле чаралар хакында Татарстан Президентының махсус Указы да бар.
-Хәзер иң мөһиме - кабаннар белән контакт булмасын өчен, дуңгызларны урамга чыгармаска, аларны ябып тотарга, яннарына чит кеше кертмәскә кирәк, - ди районның баш ветеринары. - Аннан, дуңгызлар караганда киелгән өс, аяк киемнәрен алмаштырырга, хәтта эш коралларын күчереп йөртмәскә, маллар янында гына калдырырга кирәк. Чир шулар аша да йогарга мөмкин. Читтән, ветеринария язуы булмаган азык юллау, ветеринария белгечләре рөхсәте булмаган урыннардан ит сату тыела. Гомумән, дуңгызлар сую, сату рөхсәт ителми. Хайван үләксәләрен, аларның калдыкларын биотермик чокырларда гына юк итү таләп ителә. Ә дуңгызлар чирләсә, тиз арада район ветеринария хезмәтенә хәбәр бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев