Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның зирәкләре ачыкланды

Газетабызның 19нчы апрель санында "Мамадыш могъҗазасы" исеме белән баручы "Зирәкләр конкурсы"ның соңгы биреме игълан ителгән иде. Аңа дөрес җавапны Түбән Ушма урта гомумбелем бирү мәктәбенең уку эшләре буенча директор урынбасары Зәйтүнә Шакирова бирде. Биремнең җавабы - Татарстанның "Кызыл китабы"на кертелгән, Нократның аргы ягындагы күлләр тирәсендә, камышлар арасында яшәүче су тавыгы...

Газетабызның 19нчы апрель санында "Мамадыш могъҗазасы" исеме белән баручы "Зирәкләр конкурсы"ның соңгы биреме игълан ителгән иде. Аңа дөрес җавапны Түбән Ушма урта гомумбелем бирү мәктәбенең уку эшләре буенча директор урынбасары Зәйтүнә Шакирова бирде.

Биремнең җавабы - Татарстанның "Кызыл китабы"на кертелгән, Нократның аргы ягындагы күлләр тирәсендә, камышлар арасында яшәүче су тавыгы (камышница). Җиңүчегә Мамадыш телевединиесендә бушлай котлау бирү өчен сертификат тапшырылачак.
Конкурс дәвамында Мамадышыбыз тирәсендә сирәк очраучы үләннәрне, киек-җанварларны, кошларны, балыкларны атарга кирәк иде. Биремнәр катлаулана барды. Соңгыларында дөрес җавапны бер-ике кеше генә таба алды. Барлык җиңүчеләребезне котлыйбыз, башка конкурсларыбызда да актив катнашырлар, дип ышанабыз.

Менә алар җиңүчеләребез:

Ольга Рой (Мамадыш),
Нурия Рәхимова (Красная Горка),
Ләмига Жикшембеева (Красная Горка),
Миннеҗамал Мөхәммәтханова (Иске Завод),
Галина Демина (Мамадыш),
Әгъзам Низамов (Мамадыш),
Валентина Кибякова (Җәнлек совхозы),
Зинаида Шипкова (Мамадыш),
Әлфирә Казанова ("Мамадыш" совхозы),
Ленуза Мөхәрләмова (Югары Ушма),
Зәйтүнә Шакирова (Түбән Ушма).

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев