Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның үзәгендә электр энергиясе бирү туктатылып тора

Бу атнаның якшәмбесе, 24нче гыйнвар көнендә шәһәр үзәгендә урнаштырылган электр энергиясе таратучы трансформаторны алыштырачаклар. Бу хакта "Алабуга электр челтәре" оешмасының Мамадыш филиалыннан (подстанция) хәбәр итәләр. Ут бирү иртәнге 9 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатыла: "Кояшкай", "Миләшкәй" балалар бакчалары, үзәк мәчет, даруханәләр, Азин урамындагы барлык сәүдә нокталары, "Магнит"...

Бу атнаның якшәмбесе, 24нче гыйнвар көнендә шәһәр үзәгендә урнаштырылган электр энергиясе таратучы трансформаторны алыштырачаклар. Бу хакта "Алабуга электр челтәре" оешмасының Мамадыш филиалыннан (подстанция) хәбәр итәләр.

Ут бирү иртәнге 9 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатыла: "Кояшкай", "Миләшкәй" балалар бакчалары, үзәк мәчет, даруханәләр, Азин урамындагы барлык сәүдә нокталары, "Магнит" һәм аның янәшәсендәге кибетләр, Совет, Азин, Кызылармияче, Домолазов, Тукай урамнарының бер өлеше.

Исемлеккә шулай ук "Мамадыш су каналы" оешмасы, 1нче санлы мәктәп, район мәдәният йорты, "Диксис" салоны кергән.

Электрчылар тудырылган уңайсызлыклар өчен алдан ук гафу үтенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев