Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның яшь хоккей-чылары сер бирми

Республика беренчелегендә уйнаучы командаларыбыз очрашуларның экваторына җиттеләр. Безнең "Олимп-2003" әлегә бер генә дә җиңелү ачысын татымады. Төп көндәшләребез булган Алабуганың "Серебряные волки" командасын да Сергей Солодаев шәкертләре көндәшләренең мәйданчыгында җиңеп кайткан иде. Бүгенге көндә респбуликада безнекеләргә каршы торырлык команда юклыгын кайбер очрашуларның тар-марлы исәп белән тәмамлануы исбатлый. "Олимп-2003" Россиянең Идел...

Республика беренчелегендә уйнаучы командаларыбыз очрашуларның экваторына җиттеләр.

Безнең "Олимп-2003" әлегә бер генә дә җиңелү ачысын татымады. Төп көндәшләребез булган Алабуганың "Серебряные волки" командасын да Сергей Солодаев шәкертләре көндәшләренең мәйданчыгында җиңеп кайткан иде. Бүгенге көндә респбуликада безнекеләргә каршы торырлык команда юклыгын кайбер очрашуларның тар-марлы исәп белән тәмамлануы исбатлый. "Олимп-2003" Россиянең Идел буе федераль округы беренчелегендә дә югалып калмас иде, дип уйлыйм. Илья Шевяхов тренерлык иткән "Олимп-2002"дә соңгы ике елда җанатарларын сөендерә. Аның шәкертләре өчен дә Татарстан беренчелеге кысалары гына аз, дип саныйм. Турнир таблицасына күз салсаң, егетләребез Татарстан беренчелегенең беренче әйләнешендә бары тик бер генә мәртәбә оттырдылар. Шайбалар аермасына күз салсаң, бүген безнекеләргә каршы торырлык коллективларның күп булмавына ышанасың. Күз генә тимәсен үзләренә. Быел да алар узган елгы уңышка ирешер, дип ышанасы килә. Ә менә җөмһүриятебез беренчелегендә чыгыш ясаучы "Олимп-2005" һәм "Олимп-2007" уенчыларына күп тир түгәргә кирәк әле. Турнир таблицасына күз салсаң, безнекеләр әлегә аның аскы өлешендә урнашканнар. 2000-2002нче елларда туган кызлар командасы бүгенге көндә Татарстан беренчелегендә чыгыш ясаучы сигез коллетив арасында әлегә беренче бишлектә тора.

Якшәмбе көнне алар Җәлил бистәсендә җирле хоккейчыларны отып кайттылар. Киләчәктә Мамадыш хоккейчылары турнир таблицасының югары өлешеннән төшмәсләр, дип ышанасы килә.

Николай Михайлов

Фото:tolpix.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев