Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның спорт мәктәбе “Уңайлы мохит” программасында катнаша

Россия хөкүмәте тарафыннан башта 2011-2015нче елларга кадәр дип исәпләнеп, аннан 2020нче елга кадәр озайтылган "Уңайлы мохит" дәүләт программасы инвалидлар өчен җәмәгать урыннарында уңайлыклар булдыруны бурыч итеп куя. Әлеге программаны тормышка ашыру максатларында, ТР Министрлар кабинеты быел 56,49 миллион сумлык чаралар үткәрү, объектлар төзүне финанслаган. Әлеге чараларның 39,5 млн.сумы РФ, ә...

Россия хөкүмәте тарафыннан башта 2011-2015нче елларга кадәр дип исәпләнеп, аннан 2020нче елга кадәр озайтылган "Уңайлы мохит" дәүләт программасы инвалидлар өчен җәмәгать урыннарында уңайлыклар булдыруны бурыч итеп куя.

Әлеге программаны тормышка ашыру максатларында, ТР Министрлар кабинеты быел 56,49 миллион сумлык чаралар үткәрү, объектлар төзүне финанслаган. Әлеге чараларның 39,5 млн.сумы РФ, ә 16,9 млн.сумы Татарстан бюджетларыннан. Республика буенча социаль өлкәгә караучы барлыгы 46 объект адаптацияләнәчәк. Безнең районнан 2016нчы ел программасына "Олимп" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе кертелгән. Учреждениянең директоры Алексей Смирнов әйтүенчә, объектта 1 млн.сумлык эшләр башкарылачак. Бинага төп керү юлында пандус ясау, култыксалар кую, беренче каттагы кайбер ишекләрне алыштыру, ике раздевалка, туалет бүлмәсе, баскычлы урыннарны үзгәртеп ясау планлаштырыла. Эшләр 1нче сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев