Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның спирт заводы каршындагы светофорлар кемгә ошамый

"Шушы араларда спирт заводы чатындагы светофорны сүтеп алабыз. Быелгы планга аны реконструкцияләү кертелгән. Анда яктылык диодлы яңа төр светофорлар урнаштырылачак. Җәяүлеләргә юл аркылы чыгу өчен зебра да ясалачак",-ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов. Күптән түгел генә шәһәр базары янында-Тукай һәм Ленин урамнары кисешкән чатка светофорлар урнаштырылуын хәбәр иткән идек...

"Шушы араларда спирт заводы чатындагы светофорны сүтеп алабыз. Быелгы планга аны реконструкцияләү кертелгән. Анда яктылык диодлы яңа төр светофорлар урнаштырылачак. Җәяүлеләргә юл аркылы чыгу өчен зебра да ясалачак",-ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов.

Күптән түгел генә шәһәр базары янында-Тукай һәм Ленин урамнары кисешкән чатка светофорлар урнаштырылуын хәбәр иткән идек инде. Шәһәребездә унҗиде юл аркылы чыгу урыннарына яктылык диодлы светофорлар куелган инде. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Рәшит Мөхәммәтдинович сүзләренә караганда, Мамадышта быел юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен ун миллион сумнан артык акча тотылачак.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев