Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның сәнгать осталары гастрольләргә чыкты

Район мәдәният йортында яңа сезон ачылу уңаеннан тамаша күрсәтелгәннән соң, төбәгебез авылларында да төрле кичәләр, концертлар куела башлады. Шул ук вакытта "Кайтаваз" автоклубы, "Кышкы чия" ансамбле белән берлектә, районыбыз авылларында гастрольләр сезонын ача. Җирле артистларыбыз әле кичә генә Җәнлек Совхозы бистәсендә гомер кичерүчеләрне сөендереп кайттылар. "Кайтаваз" автоклубы һәм "Кышкы чия"...

Район мәдәният йортында яңа сезон ачылу уңаеннан тамаша күрсәтелгәннән соң, төбәгебез авылларында да төрле кичәләр, концертлар куела башлады.
Шул ук вакытта "Кайтаваз" автоклубы, "Кышкы чия" ансамбле белән берлектә, районыбыз авылларында гастрольләр сезонын ача. Җирле артистларыбыз әле кичә генә Җәнлек Совхозы бистәсендә гомер кичерүчеләрне сөендереп кайттылар. "Кайтаваз" автоклубы һәм "Кышкы чия" ансамбле җитәкчесе Гөлнур Васыйлова искәртүенчә, якын көннәрдә алар Түбән һәм Югары Яке авылларында, аннан Арташта чыгыш ясарга ниятлиләр.
Сүз уңаеннан, авылларда яшәүче үзешчәннәребез дә күрше-тирә сәхнәләргә концертлар белән йөри башладылар. Мәсәлән, иртәгә Сон төбәге сәнгать осталары Арташ авылына "Көзге моңнар" дип исемләнгән концерт программасы белән киләчәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев