Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның сәнгать мәктәбе укытучылары “Нократ“ белән “Вятка“га чират торып язылдылар

Икенче яртыеллык өчен гәҗит-журналларга язылу бара. Һәр басма өчен зур сынау чоры бу: әгәр халык үз теләге белән гәҗиткә язылса, димәк, редакция коллективы дөрес юлда һәм үз кыйбласын тапкан. 100 еллык тарихы булган "Нократ" һәм "Вятка" гәҗитләренең дә халык арасында популярлыгы кимегәне юк. Үз эшчәнлегебездә без һәрчак почта хезмәткәрләренә таяндык....

Икенче яртыеллык өчен гәҗит-журналларга язылу бара. Һәр басма өчен зур сынау чоры бу: әгәр халык үз теләге белән гәҗиткә язылса, димәк, редакция коллективы дөрес юлда һәм үз кыйбласын тапкан. 100 еллык тарихы булган "Нократ" һәм "Вятка" гәҗитләренең дә халык арасында популярлыгы кимегәне юк.

Үз эшчәнлегебездә без һәрчак почта хезмәткәрләренә таяндык. Алар үз бурычларын намус белән үтиләр. Безнең белән һәрчак ихлас хезмәттәшлек итәләр, район гәҗитләре дип, янып йөриләр. Моның өчен без аларга рәхмәтле! Бүген халыкның бар игътибары Интернетка төбәлгән, күпләр хәтта: "Матбугатның киләчәге юк, озакламый гәҗит-журналларның кирәге калмаячак", - ди. Ә менә композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе директоры Ольга Хәсәнова: "Ташка басылган сүзгә ышан", - диләр иде, бу сүзләр бүген дә актуаль булып кала", - ди. Үзе җитәкли торган коллектив хезмәткәрләренә гәҗит-журналларга язылуда җиңеллек тудыру, алар хат ташучыларны эзләп йөрмәсеннәр өчен, Мамадыш почтамтының вакытлы матбугатка язылуны оештыру буенча белгече Мөсфирә Мөбәракшина белән район газетасы хезмәткәрләрен үзләренә чакырды ул. Мәктәп укытучылары һәм техник хезмәткәрләре бик теләп үзләренең яраткан матбугат басмаларына подписка рәсмиләштерделәр. Нәтиҗәдә район газеталарыбызга подписка да унбишкә артты.

"Мелиорация" ПМКсы җитәкчесе Ринат Мостафин да үз эшче-хезмәткәрләрен район газеталарына яздыру турында елның-елында кайгыртучанлык күрсәтә. Быелның икенче яртыеллыгына да бөтен коллективына подпискалар рәсмиләштерде инде ул. Башкалар да алар үрнәгенә иярерләр, дип ышанабыз., шалтыратулар көтеп калабыз. Шалтыратыгыз гына, без Мамадыш почтамты хезмәткәрләре белән коллективыгызга килеп җитәбез.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев