Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның мөмкинлекләре чикле булганнар коляскада узышачак 

27 август, шәһәр көнендә, традицион рәвештә Җиңү паркында мөмкинлекләре чикле булганнар өчен фестиваль оештырыла. Быел ул якынча 10нчы мәртәбә үткәрелә. Тамаша 10:00 сәгатьтә башланып китә. Беренче чиратта тантаналы рәвештә юбилей ияләрен тәбрик итәчәкләр, 50 һәм аннан өлкәнрәк ханымнарга, 60 һәм аннан олырак яшьтәге абыйларга истәлекле бүләкләр бирелер дип планлаштырыла. Аннан...

27 август, шәһәр көнендә, традицион рәвештә Җиңү паркында мөмкинлекләре чикле булганнар өчен фестиваль оештырыла. Быел ул якынча 10нчы мәртәбә үткәрелә.

Тамаша 10:00 сәгатьтә башланып китә. Беренче чиратта тантаналы рәвештә юбилей ияләрен тәбрик итәчәкләр, 50 һәм аннан өлкәнрәк ханымнарга, 60 һәм аннан олырак яшьтәге абыйларга истәлекле бүләкләр бирелер дип планлаштырыла. Аннан соң җирле үзешчәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында җырлы-моңлы чыгышлар башланып китә.

Моннан тыш, фестиваль барышында бау тартыш, гер һәм штанга күтәрү, йөгерү, коляскада узыш, бауга эленгән бүләкләрне кисү кебек бәйгеләр дә булачак. Чара 13:00 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Мамадышның мөмкинлекләре чикле булган кешеләр җәмгыятендә якынча 300 кеше теркәлгән. Алар һәрдаим төрле экскурсияләрдә булып торалар, спортка кагылышлы һәм күңел ачу чараларында да актив рәвештә катнашып киләләр.

Әдел Әхмәтҗанов

Фото со страницы: http://journalistglobal.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев