Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре “Без табигать балалары“ смотр- конкурсында катнашырга чакырыла

Мамадыш районының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Без табигать балалары" смотр- конкурсы игълан итә. Үткәрү шартлары, бәяләү: Смотр- конкурс уку елы дәвамында уздырыла: - балалар бакчасында экологик темага чаралар оештыру; - Р. Галиеваның "Сәяхәтчеләр" шигыръ җыентыгы аша балаларны табигать байлыклары белән таныштыру; -...

Мамадыш районының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Без табигать балалары" смотр- конкурсы игълан итә.

Үткәрү шартлары, бәяләү:

Смотр- конкурс уку елы дәвамында уздырыла:
- балалар бакчасында экологик темага чаралар оештыру;
- Р. Галиеваның "Сәяхәтчеләр" шигыръ җыентыгы аша балаларны табигать байлыклары белән таныштыру;
- татар телендә театральләштерелгән чыгышны сәхнәгә кую ( мәдәният йортында, 2017 ел, чыгышның озынлыгы 7-10 минут);
- җимлекләр һәм кош ояларын тәрбия эшендә куллану (ноябрь- апрель);
- төркемнәрдә һәм участокта оештырылган табигатъ почмагына нәтиҗә ( май, 2017 ел);
Заявкаларны кабул итү:
- чара үткәрү- 10 көн кала;
- сәхнә әсәре - 1-30 декабрь, 2016 ел.

3-50-40 яки 8 927 484 38 38 телефоны буенча әсәрнең исемен, катнашучыларның исемлеген хәбәр итәргә.
Конкурс җиңүчеләре материалны дөрес сайлау, актерлык осталыгы, балаларның экология буенча белемнәре һәм татар телен белү дәрәҗәләренә карап ачыкланачак. Билгеләү критерийлары 5 баллы система.
Приз фонды:

1. Авыл балалар бакчалары арасында:
I урын- 2 000 сум;
I I урын- 1 000 сум;
I I I урын- 500 сум.
2. Шәһәр балалар бакчалары арасында:
I урын- 3 000 сум;
I I урын- 2 000 сум;
I I I урын- 1 000 сум.

Номинацияләр:
- "Иҗади тәрбияче";
- "Сәнгатьле шигырь сөйләүче бала";
- "Иң яхшы кызлар ролен башкаручы";
- "Иң яхшы малайлар ролен башкаручы";
- "Иң оригиналь җимлек һәм кош оясы ясаучы".
Конкурсантларга уңышлар телибез!
Айгөл Әхмәтшина

Текст башындагы фотосурәт http://gov.cap.ru/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев