Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның кайсы басулары майлы

Мамадыш районы хуҗалыклары да хәзер акча эшли беләләр. Шуның бер юлы - үсемлек мае өчен көнбагыш үстерү. Быел аны районда 4015 гектар чәчкәннәр иде. Ул "Передовик"ның Уразбахты авылы янындагы һәм "Семиозерка"ның Албай янәшәсендәге басуларында 1000әр, "Омар"да - 1228, "АПК "Азык-төлек программасы"нда 787 гектар үстерелде. "АПК "Азык-төлек программасы" аның 465 гектарыннан...

Мамадыш районы хуҗалыклары да хәзер акча эшли беләләр. Шуның бер юлы - үсемлек мае өчен көнбагыш үстерү.

Быел аны районда 4015 гектар чәчкәннәр иде. Ул "Передовик"ның Уразбахты авылы янындагы һәм "Семиозерка"ның Албай янәшәсендәге басуларында 1000әр, "Омар"да - 1228, "АПК "Азык-төлек программасы"нда 787 гектар үстерелде. "АПК "Азык-төлек программасы" аның 465 гектарыннан 8130 центнер көнбагыш суктырып та алды инде. Һәр гектары 17шәр центнер уңыш бирә. "Омар" агрофирмасы да 200 гектар көнбагышын суктырырга өлгерде. Көнбагышның килограммын бүген уртача 22 сумнан сатып алалар. Һәр гектары 37 400 сум уңыш бирә, дигән сүз. Хөкүмәт быел көнбагыш, рапс һәм бөртеккә суктырырга үстерелгән кукурузның һәр гектары өчен берәр мең сум күләмендә субсидия дә түләде. Шулай итеп, көнбагышның һәр гектары меңәрләгән сум чиста табыш кертә.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев