Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның иң өлгер хатыны – Ләмига Жикшимбеева

"Нократ" һәм "Вятка" газеталарының бүгенге санында "Зирәкләр конкурсы"ның яңа биремен игълан иткән идек. Ул түбәндәгечә булды: "Сары төстәге вак чәчәк ата торган урман һәм басу үләне. Аны очраткан саен җыеп кайтырга һәм киптереп курга тырышабыз. Бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар. Чәйгә тәм кертү өчен дә салалар. "Сайкичү"...

"Нократ" һәм "Вятка" газеталарының бүгенге санында "Зирәкләр конкурсы"ның яңа биремен игълан иткән идек.

Ул түбәндәгечә булды: "Сары төстәге вак чәчәк ата торган урман һәм басу үләне. Аны очраткан саен җыеп кайтырга һәм киптереп курга тырышабыз. Бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микробларга каршы чара буларак кулланалар. Чәйгә тәм кертү өчен дә салалар. "Сайкичү" базарында хатыннар аны сатып акча эшлиләр. Халык: "99 төрле авырудан дәвалау үләне",-ди." Сорауга җавапны 13 сәгать тулгач кына бирүне мәҗбүри итеп куйдык. Һәм нәкъ 13 сәгать 00 минутта Ләмига Низаметдиновна Жикшимбеева шалтыратты һәм дөрес җавапны бирде.

Шулай итеп, биремнең җавабы: сары мәтрүшкә. Җиңүчегә иганәчебезнең бүләге тапшырылды. Җиңүчедән соң да дистәләгән шалтыратулар кабул иттек. Күңелегезне төшермәгез, конкурс әле озак барачак. Иганәчебез бүләкләрне күп итеп бирде. Тагын бик күп кеше конкурсыбыз җиңүчесе була ала.

"Әти авыру булгач, әни дә, без, балалар да, табигатькә чыгып сары мәтрүшкәне күп итеп җыеп, әзерләп куя идек. Без сары мәтрүшкә чәе эчеп үстек. Хәзер дә, җәмәгатем белән җәй көне чыккан саен, җыеп кайтабыз",-диде Ләмига Низаметдиновна.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X