Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның Дусай авылында үзенчәлекле конкурс үткәргәннәр

Милли бәйрәмебез Сабантуйны Дусай авылында 5нче июнь көнне үткәргәннәр. Инде менә 4нче ел рәттән депутатлары һәм якташлары Фәрит Галимҗан улы Җиһаншин төп бүләк итеп суыткыч кайтара икән. Оештыручылар әлеге призны авылдашлары арасында бәйгеләр уздырып, иң уңган, иң тырыш гаиләләргә, хатын-кызларга тапшыралар. Ә быел укучы һәм студент кызлар арасында үз эченә...

Милли бәйрәмебез Сабантуйны Дусай авылында 5нче июнь көнне үткәргәннәр. Инде менә 4нче ел рәттән депутатлары һәм якташлары Фәрит Галимҗан улы Җиһаншин төп бүләк итеп суыткыч кайтара икән. Оештыручылар әлеге призны авылдашлары арасында бәйгеләр уздырып, иң уңган, иң тырыш гаиләләргә, хатын-кызларга тапшыралар.

Ә быел укучы һәм студент кызлар арасында үз эченә 7 төрле сынауны берләштергән "Мисс Дусай-2016" конкурсы узган. Анда катнашучы кызлар йомырка кабып йөгерү, скакалкада сикерү, шашка ярышы, музыкаль бәйге, кул эшләре, савытка туп ату, шакмак ташу кебек төрләрдә көч сынаганнар, осталыкларын күрсәткәннәр.

6 конкурсант арасында иң күп балл җыеп, Айсылу Җиһаншина җиңү яулаган.

Фотода: сулдан өченче җиңүче кыз - Айсылу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X