Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның бизмәне нинди

2005нче елдан, 11нче ел инде, илебездә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. 1612нче елны, поляк илбасарларына каршы көрәштә бердәмлек, татулык кына дошманнарга каршы торырга, җиңеп чыгарга ярдәм иткән, илебезнең мөстәкыйльлеген саклап калган. Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез - һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге...

2005нче елдан, 11нче ел инде, илебездә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. 1612нче елны, поляк илбасарларына каршы көрәштә бердәмлек, татулык кына дошманнарга каршы торырга, җиңеп чыгарга ярдәм иткән, илебезнең мөстәкыйльлеген саклап калган. Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез - һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Мамадышлылар Минин белән Пожарский турында беләләрме соң? Тагын нинди бәйрәмнәр күпмилләтле райондашларыбызны берләштерә? Шушы сораулар белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

Нуриәхмәт Имамиев, Түбән Тәкәнеш авылыннан хезмәт ветераны:
-Мин ашыгыч ярдәм машинасында эшләп пенсиягә чыктым. 4нче ноябрьнең Халыклар бердәмлеге көне икәнен беләм, Минин белән Пожарский турында мәктәптә укыганда тарих дәресеннән үттек. Мәктәп бетергәнгә 40 елдан артык бит инде: менә хәзер тарих китабын тапсам, алар турында барысын да укып әйтә алам. Ә халыкларны берләштерә торган бәйрәмнәргә килгәндә, мәдәният йортыбызда концерт куйсалар, барыбызга да - бәйрәм безнең. Бөтенебез бергә җыелып карыйбыз. Башка авыллардан да концерт белән килеп, бөтенебезгә бәйрәм ясап китәләр.

Рәшидә Абдуллина, Усали авылыннан, соңгы елларын мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләп пенсиягә чыккан:
-Миннин белән Пожарский - халыкларны яклап сугышкан кешеләр, геройлар. Аларга һәйкәлләр дә бар. Казанда куйганнарын точно беләм. Кисәктән сорагач, тагын кайда булганын гына әйтә алмыйм. Халыкларны берләштерә торган бәйрәмнәр күп бездә. Сабан туе да, Питрауы да бергәләп уза.

Лидия Ильина, Җәнлек совхозы бистәсе балалар бакчасы мөдире:
-Пожарский белән Миннин-халык эшлеклеләре. Алар Россия каһарманнары. Икесенә бергә Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәйкәл куелган. Халыкларны берләштерүче бәйрәмнәр - 1нче май - Хезмәт ияләре һәм 4нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Икесендә дә Мәскәүдә һәм олы шәһәрләрдә демонстрацияләр үткәрелә. Элек 7нче ноябрьдә - Октябрь революциясе көнендә демонстрацияләр була торган иде.

Римма Мурзина, Гришкино мәктәбенең математика укытучысы, мәгариф һәм хезмәт ветераны:
-Минин белән Пожарский - ике тарихи каһарман. Полякларга каршы восстанияне җитәкләгәннәр. Халыкларны беләштерүче бәйрәмнәребез - үзебезнең татарның сабан туе, марилардагы семык, башка милли бәйрәмнәр. Нинди генә милләтләрнең бәйрәмнәре булса да, аларда хәзер бөтенесе дә актив катнаша.

Лия Яруллина, район мәдәният йортының методик бүлеге мөдире:
-Пожарский белән Миннин, халыкны күтәреп, Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткәннәр. Халыкларны берләштерүче бәйрәмнәр дип мин Гомумроссия масштабындагы бәйрәмнәрне атар идем. Яңа ел, Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү бәйрәме - шундыйлар. Алар бит бөтен кеше өчен дә бәйрәм.

Фәрит Сибгатуллин, "Транспорт" ҖЧҖ директоры:
-Минин белән Пожарский-молодцы! Бөтен Россияне күтәреп, Россияне азат иткәннәр. Бик дөрес бәйрәм, дип саныйм. Бөтен халыкны берләштерә торган тагын Бөек Җиңү көне, Яңа ел бар. Татарның сабан туе да - бөтен авылдашларны күреп, яшь вакытларны искә төшерә торган олы бәйрәм.

RS. Миннин белән Пожарский - бик олы тарихи шәхесләребез. Әйе, нәкъ шулай дип расларга җыенмыйм, әмма Россия тарихы буенча "История Российского государства" исемле 12 томлык беренче гомумиләштерүче хезмәт язган Николай Карамзин аларның икесен дә татарлар дип атый (otvet.mail.ru›question/63156691). Дмитрий Пожарскийны - Боҗар хан, Кузьма Мининны Түбән Новгородта тоз кайнату белән шөгыльләнгән Анкудиновның улы; Мәскәү патриархы, элекке Казан митрополиты Гермоген Боҗар ханны - Пожарскийны Мәскәү тәхетенә утыртырга теләгән булган, икесе бергәләп, ул заманның иң бай кешеләреннән берсе - земство старостасы Козьма Миннинны поляк интервентларына каршы көрәшкә чакырганнар, ди. Патриарх Гермоген - Казанда туган.
Сораштыруны Минневәрис МИНГАЛИЕВ үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев