Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның бер авылында батырга биреләсе тәкә качкан

Билгеле булганча, узган атнаның җомга-якшәмбе көннәрендә төбәгебезнең күп кенә авылларында милли бәйрәм- Сабантуй гөрләде. Никифорово авыл җирлеге территориясендә урнашкан Сәртектә аны 4нче июнь көнне үткәрделәр. Чараны район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев ачып җибәрде. Ул мәйдандагы халыкны изге Рамазан ае башлану белән дә тәбрик итте. Бу төбәкнең күренекле шәхесләре авылда мәчет...

Билгеле булганча, узган атнаның җомга-якшәмбе көннәрендә төбәгебезнең күп кенә авылларында милли бәйрәм- Сабантуй гөрләде. Никифорово авыл җирлеге территориясендә урнашкан Сәртектә аны 4нче июнь көнне үткәрделәр.

Чараны район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев ачып җибәрде. Ул мәйдандагы халыкны изге Рамазан ае башлану белән дә тәбрик итте. Бу төбәкнең күренекле шәхесләре авылда мәчет салу нияте белән йөри икән. "Элек Сәртектә ике катлы гыйбадәт йорты эшләгән. Аның урыны да билгеле. Шул җирдә яңа мәчет салырга теләк белдерделәр. Без дә кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Хәерле эшләр булсын",- диде Илһам хәзрәт. Бәйрәм барышында мәйдан түрендә махсус тартмачык торды. Мөмкинлеге булганнар анда акча салып, изге йорт төзелешенә матди ярдәм күрсәттеләр.

Сабан туена район башлыгының урынбасары Ришат Сәмигуллин да килгән иде. Алар җирлек башлыгы Сергей Степанов белән сәртеклеләрне һәм мәйдан кунакларын бәйрәм белән тәбрикләделәр, бүләкләрен калдырдылар.

Сабантуй спорт ярышлары, кызыклы уеннар һәм конкурслар, җыр-бию белән үрелеп барды. Шушы авылдан чыккан шәхесләр иганәчелек ярдәме күрсәтеп, саллы бүләкләр әзерләнгән иде. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләде.

Югары дәрәҗәдә оештырылган бәйрәм соңында Сабантуйның йөзек кашы булган милли көрәш бәйгесе үткәрделәр. Ир-егетләр келәмдә бил алышкан чагында, баш батырга биреләсе тәкә качып китте. Аны көрәш тәмамлангач кына тотып алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев