Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның азык-төлек куркынычсызлыгы үсә

47,3 центнер. "АПК "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятендә, кукурузны бөртеккә суктырып, гектарыннан әнә шуның кадәр уңыш җыеп алалар. Район буенча бөртекле культуралардан суктырылган уртача уңыштан ике тапкыр күбрәк бу. Хуҗалыкта быел кукурузны, бөртеккә алу өчен, 1322 гектар үстергәннәр иде. Бүгенге көнгә яртысы суктырылган һәм өч мең тоннадан артыграк уңыш алынган. Аны янчетеп...

47,3 центнер. "АПК "Азык-төлек корпорациясе" җәмгыятендә, кукурузны бөртеккә суктырып, гектарыннан әнә шуның кадәр уңыш җыеп алалар.

Район буенча бөртекле культуралардан суктырылган уртача уңыштан ике тапкыр күбрәк бу. Хуҗалыкта быел кукурузны, бөртеккә алу өчен, 1322 гектар үстергәннәр иде. Бүгенге көнгә яртысы суктырылган һәм өч мең тоннадан артыграк уңыш алынган. Аны янчетеп базга салалар. Болай эшләгәндә аның маллар организмы тарафыннан үзләштерүчәнлеге яхшыра. Бөртеккә суктырып алу өчен кукурузны "Мамадыш азык-төлек корпорациясе", "АПК "Нократ", "Омар" агрофирмасы да чәчкән иде.

Минневарис Мингалиев

Фото:http://newsradio.com.ua/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев