Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышның 5нче участок хат ташучысы математик, юрист, психолог

Хат ташучы-һәр өйдә көтеп алынган кунак, дип юкка гына әйтмиләрдер. Шәһәребезнең Ушма аръягының бишенче участогына почта хезмәте күрсәтүче Альбина ханым Яруллинаны да һәркем яратканын, үз иткәнен үз күзләрем белән күреп кайттым. Мин почта бүлегенә килгәндә хезмәткәрләр гөрләшеп газет-журналларны кабул итәләр иде. Кызлар үз эшләре белән мавыккан арада почта бүлекчәсе мөдире...

Хат ташучы-һәр өйдә көтеп алынган кунак, дип юкка гына әйтмиләрдер. Шәһәребезнең Ушма аръягының бишенче участогына почта хезмәте күрсәтүче Альбина ханым Яруллинаны да һәркем яратканын, үз иткәнен үз күзләрем белән күреп кайттым.


Мин почта бүлегенә килгәндә хезмәткәрләр гөрләшеп газет-журналларны кабул итәләр иде. Кызлар үз эшләре белән мавыккан арада почта бүлекчәсе мөдире Разыя ханым Шәрифуллина белән әңгәмә корып алдык.
-Коллективыбыз тату, бердәм. Кызлар бик тырышлар, шуңа алар белән эшләве дә җиңел, - диде ул.
Бүген минем белән йөриячәк хат ташучы Альбина Яруллина турында сораштым.
-Хат ташучы булып эшләвенә әле бер ел да юк. Шул вакыт эчендә халыкның ихтирамын казанды. Аны бездән ала күрмәгез, дип килеп әйтәләр. Аның эшеннән бик канәгатьмен, алга таба да бергә-бергә эшләргә язсын, - диде почта бүлекчәсе мөдире Разыя ханым.
Чираттагы подписка белән, сәгать уклары көндезге уникенче яртыны күрсәткәндә чыгып киттек. Газета-журналлар, исәп-хисап язулары салынган зур, авыр сумкасын күргәч, хат ташучыны кызгандым. Математик, юрист һәм оста психолог булуын да сиздем. Төртмә сүзле, усал, тәкәбберләрне беркем яратмый шул. Хат ташучыга бу сыйфатлар бөтенләй хас түгел, ул да тормышта кайнаган гап-гади кеше. Кәефең булмаганда, проблемалар килеп туганда да тешеңне кысып түзәргә туры килә, әлбәттә. Әле ул өч бала анасы да икән. Халык белән аралашканда шуны белдем, сөендем: районыбыз газетасын өлкәннәр бик ярата икән. "Бер язманы да калдырмыйча укып барабыз. Район хәлләре белән кызыксынабыз",-диләр. Яшьләр сүзеннән дә эчкә җылы йөгерде. Газета сайтын даими рәвештә карап, укып барабыз. "Газетта да шул ук язмалар инде", -диделәр алар. Күңелле булды: Аллага шөкер, ул көнне 27 подписка алып кайттык. Газетаның бәясе артса да, башка хезмәтләргә күтәрелгән бәяләр белән чагыштырганда, бу күп түгел. Тираж шулай ук калды, димәк, халык рухи азыкның кыйммәтен аңлый. Хезмәтебез кирәкле булуы бик нык сөендерә.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев