Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлыларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләделәр

Районыбыз хуҗалыкларының язгы-кыр эшләренә әзерлеген республика комиссиясе бәяләде. Тикшерү республикада чәчүгә әзерлек буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында игълан ителгән конкурс кысаларында үтә. Комиссия техниканың торышы белән бергә хезмәтне саклау һәм игенчелек буенча чараларның тиешенчә үтәлешенә дә зур игътибар бирде. Бүгенге көндә районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләрен башларга әзерләнә....

Районыбыз хуҗалыкларының язгы-кыр эшләренә әзерлеген республика комиссиясе бәяләде. Тикшерү республикада чәчүгә әзерлек буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында игълан ителгән конкурс кысаларында үтә. Комиссия техниканың торышы белән бергә хезмәтне саклау һәм игенчелек буенча чараларның тиешенчә үтәлешенә дә зур игътибар бирде.

Бүгенге көндә районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләрен башларга әзерләнә. Күбесендә инде чәчүлек орлыклар җитәрлек хәзерләнгән, техника ремонтланып, сафка бастырылган.

Агымдагы атнада районда, агроформированиеләрнең язгы кыр эшләренә хәзерлеген тикшереп, республика комиссиясе эшләде. Аның рәисе- "Татагрохим" ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин. Комиссия вәкилләре барлык хуҗалыкларны да карап чыктылар.

- Тулаем алганда, хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек тулы көченә бара. Авыл хуҗалыгы белгечләре, механизаторларның алда торган эшләрнең бар җитдилеген тоеп эшләүләре күренеп тора,- дип бәяләде Наил Гобәйдуллин.

Комисссия вәкилләре техниканың әзерлеге белән бер вакытта хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы һ.б.ларга да игътибар бирделәр. Җитешсезлекләр күрсәтелде, язгы кыр эшләре башланганчы аларны төгәлләү бурыч итеп куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев