Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлыларны санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы көрәшергә чакыралар

1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда республика торак пунклары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыгы узачак. Россия Ветеринария һәм фитосанитария буенча күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, санитар-экологик ике айлыгы алдыннан, җитештерү һәм кулланылыш калдыклары буенча тибигатьне саклау законнары таләпләре үтәлешен, җир участокларының санитар-экологик хәлен контрольда тотарга һәм күзәтчелек итәргә...

1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда республика торак пунклары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыгы узачак.

Россия Ветеринария һәм фитосанитария буенча күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, санитар-экологик ике айлыгы алдыннан, җитештерү һәм кулланылыш калдыклары буенча тибигатьне саклау законнары таләпләре үтәлешен, җир участокларының санитар-экологик хәлен контрольда тотарга һәм күзәтчелек итәргә тәкъдим итте.

Ведомство хәбәр иткәнчә, ике айлык чорында идарә торак пунктлар, терлекчелек фермалары һәм башка авыл хуҗалыгы җитештерү объектлары тирәсендәге авыл хуҗалыгы җирләрендә санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау белән бәйле контроль-күзәтчелек чараларын үткәрүне көчәйтергә планлаштыра.

Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе авыл хуҗалыгы җирләре, терлекчелек һәм кошчылык фермалары территорияләрендә чүп-чар түгелгән урыннары ачыкланган, шулай ук терлек күмү урыннары канәгатьләнерлек булмаган очракта (843) 277-52-20, 570-27-65, 278-93-53, 277-65-14 телефоннары аша мөрәҗәгать итүне сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев