Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлыларның диспансеризация үтәргә ике ай вакытлары калды

Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, 2015нче елда төбәгебездә гомер кичерүчеләрнең 7250-се диспансеризация узарга тиеш. Исегезгә төшерәбез, 2013 елдан башлап Россия Федерациясендә, шулай ук Татарстан Республикасының барлык район hәм шәһәрләрендә 21 яшьтән башлап барлык халыкка диспансеризация үткәрелә башлады. Диспансеризация - ул профилактик медицина тикшеренүе, 21 яшьтән башлап hәр гражданинга 3 елга...

Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, 2015нче елда төбәгебездә гомер кичерүчеләрнең 7250-се диспансеризация узарга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елдан башлап Россия Федерациясендә, шулай ук Татарстан Республикасының барлык район hәм шәһәрләрендә 21 яшьтән башлап барлык халыкка диспансеризация үткәрелә башлады.

Диспансеризация - ул профилактик медицина тикшеренүе, 21 яшьтән башлап hәр гражданинга 3 елга бер тапкыр үткәрелергә тиеш (әгәр дә кешенең быел тулган яше 3кә бүленсә): 21 яшь (1994.), 24 (1991), 27 (1988), 30 (1985), 33 (1982), 36 (1979), 39 (1976), 42 (1973), 45 (1970), 48 (1967), 51 (1964), 54 (1961), 57 (1958), 60 (1955), 63 (1952), 66 (1949), 69 (1946), 72 (1943), 75 (1940), 78 (1937), 81 (1934), 84 (1931), 87 (1928), 90 (1925), 93 (1922), 96 (1919), 99 (1916).

Диспансеризация үтү өчен гражданнар иң беренче чиратта үзенең участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Диспансеризация үтүне башлаганда hәр гражданга «информированное добровольное согласие» тутырыла hәм имзасы куела. Үз участок гомуми практика табибы (ВОП) hәм аның шәфкать туташлары тарафыннан нинди анализлар бирелергә, нинди төр тикшеренү үтәргә кирәклеге аңлатыла. Диспансеризация гражданнарга бушка үткәрелә.

Регуляр рәвештә диспансеризация медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бигрәк тә бугенге көндә актуаль булган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы); яман шеш авыруларын, шикәр диабеты; хроник үпкә hәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә авыртуның башлангычында вакытында тиешле дәвалау билгеләү өчен бик тә мөhим.

Бүгенге көндә район халкына диспансеризация үткәрү якынча 80% башкарылган. Тикшерү узганнарның 72%да сәламәтлек дәрәҗәләре нибары 3нче төркемгә генә карый. Бу- кешедә нинди дә булса авыру табылган дигән сүз.

Агымдагы атна башына диспансеризация нибары бер генә авыл җирлегендә 100% үтелгән иде. Үз сәламәтлекләре өчен битараф булмаган Түбән Сон халкыннан үрнәк алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев