Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлыларга ярминкәдә чебен гөмбәсен-мухомор саттылар

Шимбә иртәсе авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып китте. Өстән яңгыр явып торуына карамастан, шәһәр халкы Үзәк мәйданга, Совет урамына агылды. Бүгенге ярминкә оештырылышы өчен Тәкәнеш зонасы җаваплы булды. Иртәнге сәгатьләрдә үк хәрби комиссариат турысында КамаАз-КамАз черемә, салам, каен утыны төялгән прицеплар тигез бер сафка тезелеп "басты". Ярминкәнең эчендә исә ит...

Шимбә иртәсе авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып китте. Өстән яңгыр явып торуына карамастан, шәһәр халкы Үзәк мәйданга, Совет урамына агылды. Бүгенге ярминкә оештырылышы өчен Тәкәнеш зонасы җаваплы булды.

Иртәнге сәгатьләрдә үк хәрби комиссариат турысында КамаАз-КамАз черемә, салам, каен утыны төялгән прицеплар тигез бер сафка тезелеп "басты". Ярминкәнең эчендә исә ит сәүдәсе гөрләде, әлеге төр продукциягә су буе чират иде.

Аеруча дуңгыз итенә сорау зур булды бүген, гәрчә халыкны республикада африка чумасы йөри,дип кисәтсәләр дә. Мисалга, Дүсмәттән Олег Павлов 2009нчы елдан бирле дуңгызлар үрчетү белән кәсеб итә. "Бүгенге көндә хуҗалыкта 150 баш дуңгыз бар. Африка чумасы таралу куркынычы булгач, якын арада альтернатив вариантларга күчәрбез дип торам. Таналар, сыерлар кайтартасым килә.Ә ярминкәгә алып килгән итләр ветеринария табиблары тикшерүен узган",-ди КФХ җитәкчесе.

Район ветеринария берләшмәсе мәгълүматларына караганда, районыбызда бүгенге көндә 1600 баш чамасы дуңгыз исәпләнә. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе аларны ашыгыч суярга тәкъдим итә. Районыбызда африка чумасы табылса, алар бер тиен түләүсез юк ителәчәкләр. Хәзергә, сау малларның итен файдаланып була әле.
Ярминкәдә сәүдә рәтләре гөмбә сатучылар белән дә шыплап тулган иде. Алгайлылар исә башкалардан аерылып тору өченме,шәһәр халкын шаккаттыру өченме, сатуга, хәтта чебен гөмбәсен (мухомор) чыгарганнар иде. "Алгайның Кара тавыннан җыелган гөмбәне безнең халык бик ярата. Чебен гөмбәсен дәва рәвешендә кулланабыз. Халык медицинасын яхшы белгәннәр аңардан калкансыман биз авыруларына каршы дару ясыйлар",-диде Зиләрә Гарифуллина. Кызганыч, эксклюзив гөмбәләрне сатып алучы гына булмады бугай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев