Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлыларга еланнар һөҗүм итә

Мамадышлыларга еланнар һөҗүм итә. Июнь аендагы эссе һава торышы аларга да йогынты ясады, ди белгечләр. Табиблар искәртүенчә, кызуда аларның активлыгы арта икән. Узган атнада гына да Мамадышның сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә ярдәм сорап 6 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 4-се агулы елланнардан, ә икесе тузбашлардан зыян күрә. Бер кешене хәтта реанимация...

Мамадышлыларга еланнар һөҗүм итә. Июнь аендагы эссе һава торышы аларга да йогынты ясады, ди белгечләр. Табиблар искәртүенчә, кызуда аларның активлыгы арта икән. Узган атнада гына да Мамадышның сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренә ярдәм сорап 6 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 4-се агулы елланнардан, ә икесе тузбашлардан зыян күрә. Бер кешене хәтта реанимация бүлегенә салалар.

Татарстанда, шул исәптән Мамадышта да кара елан чагу очраклары ешайган. Шуышучылардан күп очракта җиләкчеләр зыян күрә. Әмма еланнар хәзер урман-ерганакларда гына түгел, ә торак пунктларда да еш искәртеләләр. Безгә район үзәк хастаханәсендә ассызыклауларынча, бер кыз хәтта үз йортларының ишегалдында зыян күргән.

-Быел еланнар аеруча актив. Узган елның бу чорына безгә нибары ике генә кеше мөрәҗәгать иткән булса, быел андыйларның саны 6-га тигез,- ди Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең реаниматология-анестезиология һәм интенсив терапия бүлеге мөдире Елена Новоселова.

Еланнардан зыян күргән 6 кешенең өчесе җиңелчә генә җәрәхәт алса, калган өчесен госпитализацияләргә туры килә. хәзерге вакытта алар барысы да терапия бүлегендә дәвалану курсы узалар. Шуларның берсе Лилия Кашапова. Гомум палатага күчергәнче, 3 тәүлек реанимация бүлегендә ята ул. Хастаханәгә бик авыр хәлдә китерәләр үзен. Моңа кадәр еланнардан зыян күргән юк иде, дип сөйли героебыз. Иң элек нәрсә булганын аңламыйча да торган. Ике теш эзен күргәч кенә, эшнең нәрсәдә икәненә төшенә.

Лилия Кашапова Алабуга шәһәреннән туганнарына, Урта Шүләңгер авылы зиратындагы әбисе һәм бабасының каберләрен тәртипкә китереп килергә дип кайта. Икенче көнне гаиләләре белән җиләккә китәләр. 25нче июнь аның өчен кара көн. Бу датаны беркайчан да онытмаячакмын,- ди ул.

Лилиянең сәламәтлегенә хәзерге вакытта бер әйбер дә куркыныч тудырмый, диләр. Елена Новоселова һәм аның командасының оператив эшләве нәтиҗәсендә, Лилиянең торышын стабиль халәткә китерә алганнар. Хәзер бер ай дәвамында аяктагы кан әйләнеше нормаль халәткә кайтачак. Дәвалау курсы аннан соң да дәвам итә.

Иң беренче чиратта, еланнарның юл читендә үк көн күрергә мөмкин булуларын һәм кызу көндә аеруча зур куркыныч тудыруларын колакка киртләп куярга кирәк. Елан чагудан саклану чараларына килгәндә:

- еланнарны читләп узарга тырышыгыз - алар беренче булып һөҗүм итми;

- кара еланны таяк һәм себерке ярдәмендә куркытып була.

-Елан чакса, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк; зыян күргән очлыкны хәрәкәтсез итү мөһим. Авыру күбрәк сыелык эчәргә тиеш. Исерткеч эчемлек куллану һәм кысып бәйләп кую (жгут салу) рөхсәт ителми,- ди Елена Новоселова.

112 хезмәте аша яки 03 телефон номеры буенча чакырткан ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче, беренче ярдәм күрсәтә торырга кирәк; - иң кирәкле ярдәм - ярадан агуны кысып чыгару. Аннары яра урынын йод белән эшкәртеп, чиста бәйләвеч белән бәйләп куярга кирәк,- ди табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев