Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлыларга чын чыршыны озаграк саклау өчен файдалы киңәшләр

Статистикага күз салсак, илебез халкының 48%ы Яңа елны чын чыршы белән каршылауны хуп күрә икән. Халыкның 37%ы ясалмасына да риза, 15%ы урман куагыннан башка да бәйрәмне бер дигән итеп үткәреп була дип саный. Менә шушы соңгы 15%ка кермәүчеләр, чыршыны алдан ук хәстәрләп куярга тырыша. Ә урман гүзәленең ниндие яхшырак соң:...

Статистикага күз салсак, илебез халкының 48%ы Яңа елны чын чыршы белән каршылауны хуп күрә икән. Халыкның 37%ы ясалмасына да риза, 15%ы урман куагыннан башка да бәйрәмне бер дигән итеп үткәреп була дип саный.
Менә шушы соңгы 15%ка кермәүчеләр, чыршыны алдан ук хәстәрләп куярга тырыша. Ә урман гүзәленең ниндие яхшырак соң: чынымы, ясалмасымы?
Ясалма чыршының уңай яклары:
- ел саен сатып алырга кирәкми;
- җиңел корыла һәм сүтелә;
- ылысы коелмый.
Әгәр ясалма чыршыны сайлагансыз икән, түбәндәгеләрне онытмагыз:
- ылысы нык һәм каты булырга, кирегә сыпырганда бик тиз үз урынына кайтырга тиеш;
- ылысларын тартып карагыз, алар ботакка нык беркетелгән булсын;
- ботагын бөгеп карагыз, ул кире үз хәленә кайтамы;
- җылы яшел төстәгесен сайлагыз, ул чын чыршыны хәтерләтә.
Чын чыршының уңай яклары:
- чын чыршының бөтен кимчелекләрен дә җиңәрдәй бер уңай ягы бар - хуш исе;
- гаилә традицияләре символы, балачакны искә төшерә.
Тискәре яклары:
- келәмгә ябышып, ярыкка кереп калган энәләрен ел буе җыештырырга туры килә;
- кечкенә балалар энәсенә кадалырга мөмкин;
- берничә көннән энәсе коелып, чыршы коры ботакка кала;
- экологиягә зыян салабыз.
Әгәр дә чын чыршы куйгансыз икән, ул озаграк саклансын дисәгез, 1 чиләк суга 1 аш кашыгы шикәр комы яки аспирин (икесен дә ярый) һәм аз гына тоз салып утыртыгыз. Чыршыны аспиринлы су сеңдерелгән комга бастырырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев