Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлылар яланаяк туп типте 

Мөхтәрәм мамадышлылар, төбәгебездә яшьләр көне үткәрелгәне хакында хәбәр иткән идек инде. Мәйдандагы бәйрәмнән тыш, Нократ яр буенда пляж волейболы һәм футбол узды. Футболда Мамадышның "Ак аюлар", 2нче һәм 1нче санлы мәктәпләре, яшьләр эшләре һәм спорт буенча булек, "Татавтодор", "Обман клан", Кызыл Тау мәктәбе, "Борцы" командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча...

Мөхтәрәм мамадышлылар, төбәгебездә яшьләр көне үткәрелгәне хакында хәбәр иткән идек инде. Мәйдандагы бәйрәмнән тыш, Нократ яр буенда пляж волейболы һәм футбол узды.

Футболда Мамадышның "Ак аюлар", 2нче һәм 1нче санлы мәктәпләре, яшьләр эшләре һәм спорт буенча булек, "Татавтодор", "Обман клан", Кызыл Тау мәктәбе, "Борцы" командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1нче урынны "Борцы" командасы яулады, икенчене - 2нче һәм 1нче санлы мәктәпләр, өченчене - Кызыл Тау мәктәбе алды.

Комдагы футбол кагыйдәләләре буенча гадәтиеннән аерылмаса да, аның үз үзенчәлекләре бар. Биредә яланаяк уйныйлар икән, ком да бераз каршылыклар тудыра. Ләкин болар мамадышлыларны куркытмады, алар көчләреннән килгәнчә сынаштылар. Хәтта уеннар арасында су коенып алырга да өлгерделәр.

Фуболдан аермалы буларак, волейбол ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үтте. Пляж волейболында бер команда да нибары ике кеше генә катнашты. Егетләр уенында 8 төркем бар иде. Алар арасында Алабугадан килгәне дә булды. Биредә беренчелеккә Алабуга командасы чыкты, икенче урын "Фазылов", өченчесе "Низамов" төркеменә тәтеде.

Кызлардан беренче урынны Илүзә Хәбибуллина һәм Азалия Сафина, икенче урынны Инзилә Хөснетдинова һәм Алинә Исаева яуладылар.

- Алдыма җиңү максатын куеп, 1-2 ай әзерләндем. Теләгемә ирешүемә бик шатмын. Күңелемдә бары уңай хис-тойгылар гына. Алла боерса, киләсе елда да катнашырга уйлыйм, - диде җиңүче командада катнашкан Илүзә Хәбибуллина.

Соңыннан спорт ярышларында катнашучыларны Үзәк мәйданда медальләр белән бүләкләделәр.

Әдел Әхмәтҗанов

Фото заголовка со страницы:http://vipkassa.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев