Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлылар видеоэлемтә аша армиядә хезмәт итүче якташлары белән аралашты

Мамадышлылар видеоэлемтә ярдәмендә армиядә хезмәт итүче якташлары белән сөйләштеләр. Мондый чара районыбыз тарихында әле тәүге мәртәбә генә оештырыла. Беренче телекүпернең инициаторы- хәрби комиссар Андрей Синкевич. Икенче санлы лицейның мәгълүмати технологияләр үзәгендә Новосибирск югары командалы училищесында хезмәт итүче солдат-мамадышлылар белән беренче тапкыр видеоэлемтә булды. Алар үзләренең туганнары, якыннары, якташлары белән заманча...

Мамадышлылар видеоэлемтә ярдәмендә армиядә хезмәт итүче якташлары белән сөйләштеләр. Мондый чара районыбыз тарихында әле тәүге мәртәбә генә оештырыла. Беренче телекүпернең инициаторы- хәрби комиссар Андрей Синкевич.
Икенче санлы лицейның мәгълүмати технологияләр үзәгендә Новосибирск югары командалы училищесында хезмәт итүче солдат-мамадышлылар
белән беренче тапкыр видеоэлемтә булды. Алар үзләренең туганнары, якыннары, якташлары белән заманча технология ярдәмендә аралаштылар. Видеоэлемтәдә район хәрби комиссары Андрей Синкевич, солдат егетләрнең якыннары һәм лицей укучылары катнаштылар.
Бүгенге көндә Новосибирск югары командалы училищесында 3 якташыбыз хезмәт итә: Дмитрий Такачев, Олег Смирнов һәм Булат Ямалиев.
-Без компьютер технологияләре заманында яшибез. Миндә шундый уй туды- нигә әле үзебезнең якташларыбыз белән видеоэлемтә булдырмаска. Мондый тәкъдим белән училище җитәкчелегенә чыктым. Алар бик теләп риза булдылар. Хат аша яки телефоннан сөйләшү бер әйбер булса, экраннан күреп аралашу гомумән башка кичерешләр бирә. Укучылар өчен дә кызыклы. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар,- диде район хәрби комиссары Андрей Синкевич.
Өйне сагыну хисе һәрбер солдатка таныш. Сагынудан бердәнбер дару - хат язу һәм телефоннан сөйләшү. Ә менә якын арада үзләренең якыннарын күрү турында алар хәтта хыялланмаганнардыр да. Беренче телекүпер ике як өчен дә кызыклы. Залда бер үк вакытта, әлбәттә, шатлык хисе белән бергә дулкынлану да бар иде. Әлеге чарага килгән Дмитрий Такачевның әти-әнисенең, Олегның абыйсы Алексей Смирновның училище җитәкчелеге белән сөйләшәсе килү теләге булды, сорауларын бирделәр.
Олег Смирнов үзе дә хәрби хезмәт, Новосибирск югары командалы училищесындагы шартлар, әзерлекләр хакында сөйләде, туганнарына, якташларына сәлам әйтте, гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде һәм барысы да әйбәт дип тынычландырды.
Хәрбиләр дә якташларыбызны бары тик уңай яктан гына бәяләде.
Реаль вакыт режимында аралашу якынча ярты сәгать чамасы дәвам итте. Андрей Синкевич белдерүенчә, мондый видеоочрашулар алга таба да булачак.
Хәрби хезмәт темасын дәвам итеп, бүгенге көндә 30лап якташыбыз Ватан алдындагы изге бурычларын Чиләбе өлкәсе, Трехгорный шәһәрендә урнашкан Мамадыш районы шефлык итүче частьтә үтиләр. Аларның берничәсе 8нче март уңаеннан видеокотлау юллаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев