Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлылар «Туым Җондозы» – «Рождественская звезда» – 2017» конкурсының гала-концертына юл тота

Иртәгә Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Туым Җондозы» - «Рождественская звезда» - 2017» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестивале гала-концерты була, дип хәбәр итә "Бәрмәнчек" керәшен фольклор дәүләт ансамбле җитәкчесе Артур Поляков. "Безнең фестивальдә керәшеннәр генә түгел, керәшен җырын башкарган теләсә кем катнаша ала. Фестивальдә катнашып, үзен күрсәтә алучылар Татарстанның музыкаль...

Иртәгә Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Туым Җондозы» - «Рождественская звезда» - 2017» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестивале гала-концерты була, дип хәбәр итә "Бәрмәнчек" керәшен фольклор дәүләт ансамбле җитәкчесе Артур Поляков.

"Безнең фестивальдә керәшеннәр генә түгел, керәшен җырын башкарган теләсә кем катнаша ала. Фестивальдә катнашып, үзен күрсәтә алучылар Татарстанның музыкаль уку йортларына керәләр, безнең "Бәрмәнчек" ансамблендә һәм башка музыкаль коллективларда эшлиләр. Безнең хормейстерыбыз Эльвира Камалова да берничә ел элек фестивальдә гран-при алган иде, соңрак безгә эшкә килде. Хәзер үзе дә жюрида", - ди ул.
Гала-концертта 200ләп кеше катнаша. Алар арасында Мамадыштан Дүсмәтнең "Тәңкәләр" фольклор ансамбле, Колышчыдан Ангелина Салганова да бар.

Шунда ук гран-при иясе игълан ителәчәк. Гран-при алучыга 30 мең сумга сертификат һәм фестиваль статуэткасы тапшырыла.

Айгөл Әхмәтшина

Фотосурәт http://www.tuganaylar.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев