Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлылар “Шома бас“амы

Сабада "Шома бас!" татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының зона этабы узды. Бәйге беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның 110 еллыгына багышлана. ТР Традицион мәдәниятен үстерү үзәге аны үсеп килүче буында милли гореф-гадәтләрне, татар халык һәм этнографик биюләргә карата эстетик тәрбияне яңарту һәм үстерү...

Сабада "Шома бас!" татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының зона этабы узды. Бәйге беренче татар балетмейстеры Гай Таһировның 110 еллыгына багышлана.

ТР Традицион мәдәниятен үстерү үзәге аны үсеп килүче буында милли гореф-гадәтләрне, татар халык һәм этнографик биюләргә карата эстетик тәрбияне яңарту һәм үстерү максатыннан оештыра. Анда район мәдәният йортының Лариса Ситдыйкова җитәкләгән "Вдохновение" балалар бию ансамбле һәм Олыяз авылы мәдәният йорты балетмейстеры Рәзинә Гарифуллина җитәкчелегендәге "Чулпы" бию ансамбле, ялгыз биючеләр "Татар халык биюләре" һәм "Этнографик бию" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.

Шул уңайдан Рәзинә Гарифуллина безнең белән фикерләрен уртаклашты:
- Бәйгенең башыннан-ахырына кадәр җитәкче һәм тамашачы буларак күзәтеп, үзебезнекеләрне карап, башкаларны күзәтеп, чыгышларны анализлап утырдым. Лариса Анатольевнаның биючеләре "Гөлләрем" һәм "Авыл киче" күренешләрен күрсәттеләр. Без ике сольный бию һәм "Чулпы" бию төркеме белән "Көндәшләр" композициясен әзерләгән идек. Начар чыгыш ясадык, дип әйтә алмыйм. "Чишмә буе" биюен башкарган Ильнира Шәрәфиева оста хәрәкәтләре, матур буй-сыны, килешле киемнәре, көянтә-чиләкләре белән тамашачыларның күңелен әсир итте. Ул әнисе - безнең мәдәният йортында хормейстер булып эшләүче Чулпан Шәрәфиеваның шәкерте. Авылдашыбыз Ләйсән Фатыйхованың татар халык биюен дә ошаттылар. Сәхнәгә чыгучы һәр коллектив үзенчәлекле, тамашачыны үзенә җәлеп итеп тора. Бәйгедә нигездә балалар катнаша. Ул алар өчен зур тәрбия чарасы да. Җиңүчеләргә профессиональ сәнгать әһелләре бәя бирә. Бер республикада яшәсәк тә, һәр районның, һәр авылның үзенә хас биюләре, гореф-гадәтләре бар, бүгенге концерт моны кабат исбатлады. Жюри бию осталыгына гына түгел, костюмнарга, биюченең үз-үзен тотышына да игътибар итә. Татар биюләре, костюмнары аша милләтнең тарихын, тормыш-көнкүрешен өйрәнергә мөмкин. Бу әйберләр барысы да бер-берсе белән бәйле. Сәхнә костюмнары берсеннән - берсе матур, затлы, зәвыклы, купшы. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, ди бит. Мамадышның 13-14 яшьлек биючеләренең 39-41нче үлчәмле читекләре белән сәхнәдә абына-сөртенә йөрүләре, инде күзгә сеңешеп беткән теге каен яфраклы яшел күлмәкләр, үзебезнекеләрнең дә хан заманындагы милли киемнәрен әйтмим дә инде, үзебез өчен нык оялып утырдым. Башкалар белән чагыштырганда пүчтәк, фәлше инде! Бу турыда күптән сүз кузгатырга кирәк: районыбызның милли киемнәр гардеробын яңартырга вакыт! Яшерен-батырын түгел: ул "Созвездие" "Йолдызлык" бәйгесенә ел саен нинди генә киемнәр тектермиләр, шоу беренче планга күчте, бөтен игътибар шуларга гына. Алай гына булмый. Конкурсларда без дә катнашкалыйбыз, чакырган җирдән калган юк. Әлбәттә бирешмиячәкбез: ташның йөргән саен шомарганын, биюченең остарганын аңладык. Без алга таба да миллилеккә, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә өстенлек бирәчәкбез, - диде ул.

Рәзинә мең кат хаклы: безнең татар халкының "йөзек кашы" - шушы фольклор, гореф-гадәтләр, йолаларыбыз, биюләребез, көйләребез, костюмнарыбыз, татарларның этник төркемнәренең тарихы һәм көнкүреше... Боларны белгән кешеләр беркайчан да оттырмаячаклар.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев