Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлылар сак хезмәтенә алындылар

Superjob рекрутинг агентлыгы мәгьлүматлары буенча, Татарстанда соңгы арада ачык вакансияләр саны кими, ә эш эзләүчеләр арта. Сүз уңаеннан, былтыр Мамадыш районы эш һәм мәшгульлек үзәгенә 2000 кеше мөрәҗәгать итеп, шуның 560 гына даими эш урынына ия булган. 2016 нче ел башыннан да 200 ләп райондашыбыздан резюме килеп ирешкән. Эш үзләүчеләргә...

Superjob рекрутинг агентлыгы мәгьлүматлары буенча, Татарстанда соңгы арада ачык вакансияләр саны кими, ә эш эзләүчеләр арта. Сүз уңаеннан, былтыр Мамадыш районы эш һәм мәшгульлек үзәгенә 2000 кеше мөрәҗәгать итеп, шуның 560 гына даими эш урынына ия булган. 2016 нче ел башыннан да 200 ләп райондашыбыздан резюме килеп ирешкән. Эш үзләүчеләргә Мамадыш буенча гына түгел, чит төбәкләрдән дә хезмәт урыннары тәкъдим ителә.

Бүгенге көндә биржада 15 ләп вакансия бар. Мисалга, хореография укытучысы, Урта Кирмәнгә почта бүлекчәсе җитәкчесе, музыка мәктәбенә педагог, район үзәк хастаханәсенә төрле профильле табиблар, фармацевтлар, Шәдче картлар һәм инвалидлар интернат йортына юрист һәм башка белгечләр таләп ителә. Ел башыннан 200 ләп райондашыбыз күңелләренә ятышлы эз эзләп биржага мөрәҗәгать иткәннәр.

Мамадыш районы эш һәм мәшгульлек үзәге белән соңгы арада Яр Чаллы шәһәре предприятияләре тыгыз элемтәдә тора. Россия сәнәгать обьектларының ведомстводан тыш сак хезмәте оешмасы вәкилләренең, мисалга, мамадышлылар белән икенче тапкыр очрашулары. Беренче очрашуга да 90 лап кеше килгән булган. Хәзерге вакытта аларга автогигант "КамАз" заводы территорияләрен сакларга кешеләр кирәк.

- Бүгенге көндә оешма коллективының 62% ын читтән килеп эшләүчеләр тәшкил итә. Соңгы арада Актаныш, Мамадыш төбәкләре белән элемтәне ныгыттык. Безнең ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләргә теләк белдерүчеләр байтак. Башка шәһәрдән килеп эшләүчеләр өчен вахта карала. Дөрес, беренчел чорда ниндидер кыенклыклар туарга мөмкин, әмма 1 нче марттан вахта төзек режимда йөри башлаячак, дип ышандыра алабыз, -диде предприятие җитәкчесе Виталий Пачин.

Әңгәмә вакытында сак хезмәтенең барлык бурыч, максатлары бәян ителде. Эш шартлары белән дә таныштырдылар. Хезмәт килешүе буенча 1 көн эшләп, 3 көн ял итү каралган. Уртача хезмәт хакы биредә 15 мең сум тирәсе. Беренче айларда бераз кимрәк булуы ихтимал. Өстәмә уку, утлы корал белән эш итү нечкәлекләренә өйрәнү мәҗбүри.

Россия сәнәгать обьектларының ведомстводан тыш сак хезмәте оешмасының максаты якын арада Актаныштан һәм Мамадыштан 60 ар кеше туплау. Ихтыяҗ булса, февраль урталарында Мамадышта тагын бер очрашу үткәреп алырбыз, диделәр эш тәкъдим итүчеләр.

А.А.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250