Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлылар сәфәргә чыкты

Дин юлындагы яшьләр җәй вакытын күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрсеннәр өчен районыбызның Үзәк мәчете тарафыннан күп кенә чаралар оештырыла. Балаларны үсмер чактан изге гамәлләргә өйрәтергә кирәклеген яхшы беләләр биредә. Шул максаттан узган атнаның якшәмбе көнендә 20гә якын 15-20 яшьтәге егетләр куну белән Нократ яр буена походка чыкты. Әлеге чара...

Дин юлындагы яшьләр җәй вакытын күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрсеннәр өчен районыбызның Үзәк мәчете тарафыннан күп кенә чаралар оештырыла.

Балаларны үсмер чактан изге гамәлләргә өйрәтергә кирәклеген яхшы беләләр биредә. Шул максаттан узган атнаның якшәмбе көнендә 20гә якын 15-20 яшьтәге егетләр куну белән Нократ яр буена походка чыкты. Әлеге чара быел 14нче тапкыр оештырылды.

https://pp.vk.me/c630026/v630026407/4d783/uYLUKpOrQco.jpg


- Аллага шөкер, иртәнге намаздан соң егетләребез белән Нократ яр буена бер көнгә сәфәргә бардык. Биредә шәкертләр намаз укый һәм вәгазьләр тыңлый алды. Моннан тыш, алар өчен төрле бәйгеләр, футбол уены, су коену, балык тоту да оештырылды. Шулай ук, походтагылар палатка эчендә ясалган махсус мунчага керү мөмкинлегенә ия иде, - диде Яңа Комазан авылы мәчете имамы Илфат хәзрәт Низамов.

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев