Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлылар район газетасына тугры кала

13нче майдан 21енә кадәр "Нократ" һәм "Вятка" газеталарына ташламалы бәядән язылу мөмкинлегеннән район халкы нәтиҗәле файдаланды. Бу вакыт эчендә бер мең өч йөз чамасы кеше аларга подписка рәсмиләштерде. Бүген Мамадышның үзәк почтасында да 20 райондашыбыз район газеталы булды. Биредә Абунәче көне үткәргән идек. Бөтен нәрсәгә бәяләр күтәрелгән көннәрдә "Нократ" белән...

13нче майдан 21енә кадәр "Нократ" һәм "Вятка" газеталарына ташламалы бәядән язылу мөмкинлегеннән район халкы нәтиҗәле файдаланды. Бу вакыт эчендә бер мең өч йөз чамасы кеше аларга подписка рәсмиләштерде.

Бүген Мамадышның үзәк почтасында да 20 райондашыбыз район газеталы булды. Биредә Абунәче көне үткәргән идек.
Бөтен нәрсәгә бәяләр күтәрелгән көннәрдә "Нократ" белән "Вятка" артык кыйбат түгел. Уйлап кына карагыз: ярты елга язылу бәясе бүген нибары ӨЧ ЧЕБИ хакы гына тора түгелме? Шулай булгач, үзегез язылыгыз, шулай ук танышларыгызга, әти-әниләрегезгә, мохтаҗларга бүләк итеп яздырыгыз "Нократ" белән "Вятка"ны, дуслар! Кешеләргә шатлык бүләк итәрсез, үзегезгә савабы булыр! Газеталарыбызга ташламалы бәяләрдән - 625 сум 98 тиеннән әле бүген һәм иртәгә язылып калып була. Элемтә бүлекчәләренә рәхим итегез!

Минневәрис МИНГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев