Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлылар Путинның туган көненә зур калач пешерде

Fm 103,9 ешлыгында эшләүче "Нократ дулкыннары" радиосында һәр көнне 7:00 дә эфирга чыгучы "Күңелле иртә" тапшыруында бүгенге тема аеруча кызыклы иде. Барлык тыңлаучылар да ил башлыгының бәйрәм табынына нәрсәләр пешерергә теләүләре белән уртаклашты. Мамадышта яшәүче Роза ханым, күмергә күмеп бәрәңге пешереп ашатыр идем ди. Иске Завод авылында гомер кичерүче Миңямал...

Fm 103,9 ешлыгында эшләүче "Нократ дулкыннары" радиосында һәр көнне 7:00 дә эфирга чыгучы "Күңелле иртә" тапшыруында бүгенге тема аеруча кызыклы иде.

Барлык тыңлаучылар да ил башлыгының бәйрәм табынына нәрсәләр пешерергә теләүләре белән уртаклашты. Мамадышта яшәүче Роза ханым, күмергә күмеп бәрәңге пешереп ашатыр идем ди. Иске Завод авылында гомер кичерүче Миңямал апа , Владимир Путинның туган көне уңаеннан, камыр куеп бөккән пешерүен әйтеп узды. "Үзе килеп авыз итә алмаса да, бездә бүген кичке аш бәйрәмчә булачак, президентыбыз белән без дә бәйрәм итәбез" ,-ди ул .Шулай ук, иҗади бүләкләр юллаучылар да булды. Бер радиотыңлаучыбыз мондыйрак шигъри юллар җибәрде:

Путинның туган көненә
Пешердек без зур калач,
Әзрәк юмаларга кирәк,
Бер казанда кайнагач.
Сыйга мохтаҗ булмаса да,
Хөрмәткә лаек куңел.
Бердәм булсын, тыныч булсын,
Туган илемнең күге!

Фото:www.tv2.tomsk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев