Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлылар гриппка каршы вакцинацияләнә

Гриппка каршы прививка кампаниясе старт ала. Федераль бюджет исәбенә Мамадыш районына гриппка каршы 2282 доза «Гриппол плюс» вакцинасы инде кайтты, дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидимиологы Айрат Галеев. Барлыгы өлкәннәр өчен 8500 доза, балалар өчен 3250 доза вакцина кайтуы көтелә. 2014-2015 еллар сезонында халыкның күп өлеше вакцинация ясаткан, 11700...

Гриппка каршы прививка кампаниясе старт ала. Федераль бюджет исәбенә Мамадыш районына гриппка каршы 2282 доза «Гриппол плюс» вакцинасы инде кайтты, дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидимиологы Айрат Галеев.

Барлыгы өлкәннәр өчен 8500 доза, балалар өчен 3250 доза вакцина кайтуы көтелә.

2014-2015 еллар сезонында халыкның күп өлеше вакцинация ясаткан, 11700 кеше гриппка каршы прививкаланган булган.

Грипп пневмония, бронхит, ангина, отит, миокардит, энцефалит, менингит, бавыр җәрәхәтләре һ.б. авырулар китереп чыгаруы белән куркыныч. Гриппның авыр формасы үлемгә китерергә мөмкин.

Гриппны йоктырмау яки җитди авыруларга китерүдән саклануның нәтиҗәле ысулы - ел саен вакцинация ясату.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250