Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Минһаҗ Миңнеханов зур юбилеен каршы алды

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗ Миңнехан улы Миңнеханов зур юбилеен билгеләп үтә. 1925нче елның 20нче июлендә дөньяга килгән якташыбызга 90 яшь тулды. Тумышы белән районыбызның Түбән Ушма авылыннан ул. Бишенче сыйныфны тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Иптәшләре белән атлар тәрбияләгәннәр. 1943нче елда героебызны армия сафларына алалар. Минһаҗ абый Совет...

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗ Миңнехан улы Миңнеханов зур юбилеен билгеләп үтә. 1925нче елның 20нче июлендә дөньяга килгән якташыбызга 90 яшь тулды.

Тумышы белән районыбызның Түбән Ушма авылыннан ул. Бишенче сыйныфны тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли башлый. Иптәшләре белән атлар тәрбияләгәннәр.
1943нче елда героебызны армия сафларына алалар. Минһаҗ абый Совет сугышчылары белән берлектә илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Күпсанлы медальләр, орден белән бүләкләнә. Җиңү көнен Литвада каршылый.

Туган якларына Минһаҗ Миңнехан улы 1948нче елда гына әйләнеп кайта. Иң элек кулланучылар җәмгыятендә товар ташучы вазыйфасын башкарса, бераздан хезмәт юлын "Мамадыш совхозы" бистәсендә дәвам иткән. Шул дәвердән алып лаеклы ялга чыкканчы тимерчелектә эшли. Лаеклы ялга чыккач та, туган коллективына даими рәвештә ярдәм итеп тора ул. "80 яшемә кадәр эшләдем",- дип сөйләде ул.
1951нче елның февралендә авылдашы Мәрьямбикә апа белән гаилә коралар. 3 балалары туа. Бүген икесе исән-сау. Минһаҗ абыйның биш онык һәм бер оныкчыгы бар. Улы Рамил районның баш архитекторы булып эшли. Ветеран нәкъ менә аның гаиләсендә тәрбияләнә.
Зур бәйрәме белән ветеранны район башлыгы Анатолий Иванов та тәбрикләде. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин имзалаган котлау хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды ул."Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Җиңүгә һәм илебез үсешенә үзегездән зур өлеш керттегез. Тәрбияле балалар үстердегез. Улыгыз Рамил төбәгебездәге күп кенә объектларның проект авторы булып тора. Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, бәхетле, матур тормыш телим. Алдагы юбилейларыгызда да очрашырга язсын!"- диде Анатолий Иванов.


Соңыннан, матур гадәт буенча, истәлеккә фотога төштеләр.

Илнур Юнысов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250