Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Миләүшә Хәсәнова “Елның үрнәк хатын-кызы” булып танылды

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә булды. Биредә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясадылар. Очрашуга 750 кунак чакырылган. Алар арасында республиканың күренекле хатын-кызлары - барлык шәһәр һәм район вәкилләре, конкурсның зона туры җиңүчеләре, шулай ук иҗтимагый...

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә булды.

Биредә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясадылар. Очрашуга 750 кунак чакырылган. Алар арасында республиканың күренекле хатын-кызлары - барлык шәһәр һәм район вәкилләре, конкурсның зона туры җиңүчеләре, шулай ук иҗтимагый оешма әгъзалары да бар. Бәйге Татарстанда 20 елдан артык үткәрелә. Конкурс өч этапта узды. Башта муниципаль берәмлекләрдә сайлап алу, зона турлары уза һәм финал Казанда республика җитәкчеләре катнашында үтә. Быел йомгаклау турына 2 якташыбыз чыккан иде: "Елның үрнәк хатын-кызы" номинациясендә Миләүшә Хәсәнова һәм "Хатын-кыз мәдәният һәм рух" номинациясендә Юлия Аполлонова. Миләүшә Хәсәнова үз номинациясендә җиңүче дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев