Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Георгий Ибушев: “Вареньелар кайнатырга яратам”

Хөрмәтле мамадышлылар, Күк Чишмә авылында традицион рәвештә җыен узуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бәйрәмгә башкалабыз җырчылары да чакырулы иде. Шул уңайдан, без мәркәзебез кунаклары белән әңгәмә корырга булдык. Георгий Ибушев: - Ташлык авылы җыенына минем икенче тапкыр килүем. Иң беренче чиратта, аны оештыручы Эмиль Талиповка зур рәхмәтемне белдерәсем килә....

Хөрмәтле мамадышлылар, Күк Чишмә авылында традицион рәвештә җыен узуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бәйрәмгә башкалабыз җырчылары да чакырулы иде. Шул уңайдан, без мәркәзебез кунаклары белән әңгәмә корырга булдык.


Георгий Ибушев:
- Ташлык авылы җыенына минем икенче тапкыр килүем. Иң беренче чиратта, аны оештыручы Эмиль Талиповка зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Чыннан да, шундый кечкенә генә авылга күп кунаклар җыю, аларны берләштерү батырлыкка тиң. Биредәге халык алдында чыгыш ясау да күңелгә рәхәтлек хисе бирә, узеңне җиңел хис итәргә ярдәм итә. Минем туган авылым да Күк Чишмәдән ерак түгел. Ял вакытларымны шунда үткәрергә тырышам. Бәрәңге утыртам, чүп утыйм, утын ярып, мунча керәм, җиләк-җимешләрдән телеңне йотарлык вареньелар кайнатам.

Ришат Фазлыйәхмәтов:
- Күңелемә Мамадыш районы бик якын, чөнки үзем дә Әрнәш авылыннан. Ташлыкка да бик теләп килдем. Авыл җыены еракларга чыгып киткән туганнарны берләштерә, рухка бердәмлек хисе өсти. Мамадыш белән элемтәне беркайчан да өзгәнем юк. Алла ярдәме белән, киләчәктә дә туган ягыма кайтып, бәйрәмнәр оештырырга насыйп булсын.

https://pp.vk.me/c604423/v604423407/1aba5/rncgzWdIAEI.jpg

Олег Фазылҗанов:
- Шундый искиткеч бәйрәм оештырганы өчен Эмильны бик хөрмәт итәм һәм рәхмәтемне җиткерәм аңа. Үземә дә күп кенә тамашаларда чыгыш ясарга туры килә. Ташлык бәйрәме күңелемә аеруча ошады. Биредә халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар. Бәйрәм дә мактану йөзеннән түгел, ә күңел ачу максатыннан оештырылган.

https://pp.vk.me/c604423/v604423407/1abe7/i4fKzOg_xkQ.jpg

Әдел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев