Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы Фәннүр Мөхәммәтҗанов чираттагы премьерага әзерләнә

2015 елның 7 ноябрендә Г.Камал театрында беренче тапкыр Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре тапшырыла. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды. Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге...

2015 елның 7 ноябрендә Г.Камал театрында беренче тапкыр Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре тапшырыла. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды.

Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла.

Традиция буенча, 7 ноябрьдә, Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, Камал театрында премьера - театрның кече сәхнәсендә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча "Кәҗә, сарык һ.б" әкияте. Спектакльнең режиссерлары - Илдус Габдрахманов һәм Сәлимә Әминова.

Әлеге әсәрдә төп рольне Мамадыш егете Фәннүр Мөхәммәтҗанов башкарачак. Фәннүр Камал театры коллективында дүртенче сезонын уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев