Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество-non-RSS

Мамадышлы “Чәүкә тавы” тыюлыгында лачынчылар җыелышында көч сынады

29нчы сентябрьдән 2нче октябрьгә кадәр Липецк өлкәсендәге "Чәүкә тавы" тыюлыгында Россиянең лачынчылар җыелышы узды. Әлеге чараны оештыру матур традициягә әйләнеп бара. Анда Татарстан лачынчылары да катнаштылар. Шуларның берсе- безнең якташыбыз, Арташ авылы егете Наил Кашапов. Җыелыш коллектив аулау һәм утыртылган күгәрченнәр һәм кыргавыллар буенча ярышлар уздыру рәвешендә узды. Бу җыелыш...

29нчы сентябрьдән 2нче октябрьгә кадәр Липецк өлкәсендәге "Чәүкә тавы" тыюлыгында Россиянең лачынчылар җыелышы узды.

Әлеге чараны оештыру матур традициягә әйләнеп бара. Анда Татарстан лачынчылары да катнаштылар. Шуларның берсе- безнең якташыбыз, Арташ авылы егете Наил Кашапов.
Җыелыш коллектив аулау һәм утыртылган күгәрченнәр һәм кыргавыллар буенча ярышлар уздыру рәвешендә узды. Бу җыелыш лачыннар кулланып аулауны танытуга юнәлтелгән иде.
Быел "Чәүкә тавы" тыюлыгына 91 ел, ә ерткыч кошлар питомнигына 26 ел тула.
-Слет оешкан төстә үтте. Бик яхшы кичерешләр белән кайттык. Илнең төрле төбәкләреннән җыелганнар иде. Без дә сынатмадык,- дип сөйләде Наил.
Якташыбыз әлеге слетта икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев